Кукмарада зөбәрҗәт туйларын үткәрүче пар «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде
Кукмарада яшәүче Хәлимә һәм Габделхәй Сираҗиевлар бергә яшәүләренә 55 ел тулу уңаеннан зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова яза.
Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Ветераннар оешмасы җитәкчесе Валентин Иванов, юбилярларның балалары, туганнары, якыннары килгән иде.
Резеда Гаянова әлеге матур парга үзенең иң матур, иң изге теләкләрен ирештерде, нык сәламәтлек, иминлек, алга таба да бергә бәрәкәтле гомер кичерүләрен теләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Валентин Константинович та үзенең матур котлау сүзләрен ирештерде.
55 ел бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Сираҗиевлар «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.
Габделхәй абый тумышы белән Чуллы авылыннан, ә Хәлимә апа – Кукмарадан.
Гаилә башлыгы колхозда механизатор булып эшли, Кукмарага күченеп килгәч, ПМК-25 оешмасына тракторчы булып урнаша. Озак еллар шул оешмада эшләп, лаеклы ялга чыга. Хуҗабикә унсигез яше тулгач, мех фабрикасына тегүче булып эшкә керә. Күп еллар мастер булып хезмәт куя, читтән торып җиңел сәнәгать техникумын тәмамлый. Фабрикадан лаеклы ялга китә.
Хәлимә апа белән Габделхәй абый өч балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә аларның сигез оныклары, биш оныкчыклары бар.