Рөстәм Миңнеханов: Соңгы биш елда төзелеш күләме 2,5 тапкырга артты
Иртәгә төзелеш өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада төзелеш өлкәсендә 86 меңнән артык кеше мәшгуль, бу тармак ел саен тотрыклы икътисадый үсеш күрсәтә. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы биш елда төзелеш күләме 2,5 тапкырга артты, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу биш ел эчендә 15 млн. кв. метр торак төзелде, дүртенче ел рәттән төбәктә 3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда яшәүче 610 мең гаилә торак шартларын яхшыртты. Бу чорда республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында республика шәһәрләрендә һәм районнарында 22 меңнән артык объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, мондый күләмнәргә без ил Хөкүмәте һәм ил Президенты Владимир Путин ярдәменнән башка ирешә алмас идек, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул төзүчеләргә аларның хезмәтләре, шул исәптән яңа төбәкләрдәге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов 1 сентябрьгә һәм яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр калуын искәртеп узды.
Ул хәбәр иткәнчә, быел 521 меңнән артык укучы мәктәпләргә белем алырга барачак, шул исәптән 49 меңнән артык бала беренче сыйныфка. Бөтен республика буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт алды. 2025 елда мәктәп автобуслары паркы тагын 140 берәмлек белән тулыланачак, диде Рөстәм Миңнеханов һәм 6 августта республиканың мәгариф учреждениеләренә мәктәп автобусларының чираттагы партиясе тапшырылуын искәртте.
Республикада мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә, агымдагы елда илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында 213 мәгариф объектына капиталь ремонт ясала, шул исәптән 33 мәктәп, 11 балалар бакчасы, 12 уку бинасы, 74 азык-төлек блогы. Шулай ук 5251 укучыга исәпләнгән 8 яңа мәктәп төзелә, шул исәптән өч өстәмә корпус, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе.
Ул барлык җаваплы ведомстволарга барлык объектларда төзелеш эшләрен сыйфатлы башкаруны һәм вакытында тәмамлауны тәэмин итәргә һәм иң мөһиме – мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тәэмин итәргә кушты.