Россиядә автомобиль хуҗалары өчен дәүләт пошлиналары 1 сентябрьдән артачак
Россиядә 1 сентябрьдән автомобиль хуҗалары өчен дәүләт пошлиналары күләме арта. Бу хакта «Прайм» хәбәр итә.
РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты һәм Россия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институтының «Моифинансы.рф» проекты эксперты Любовь Хрустова мәгълүматы буенча, машина йөртү документларын рәсмиләштерү, транспорт чараларын теркәү һәм номерлар бирү белән бәйле күп кенә хезмәтләр шактый кыйммәтләнәчәк.
Пластик йөртү таныклыгының бәясе 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, ә яңа буын таныклыкларының бәясе 3 меңнән 6 меңгә кадәр артачак. Халыкара машина йөртү таныклыклары элеккеге 1,6 мең урынына 3,2 мең сум була.
Транспорт чарасын теркәү турында пластик таныклык бирү 1,5 мең сумнан 4,5 мең сумга кадәр кыйммәтләнә. Автомобиль өчен дәүләт номеры 3 мең сум торачак (элек – 2 мең), ә мотоцикл яки прицеп өчен – 1,5 мең урынына 2,25 мең сум.
Үзгәрешләр куркыныч йөкләрне ташу өчен документлар рәсмиләштерүгә дә кагылачак: рөхсәт турындагы таныклык 1,5 мең сумнан 2,25 мең сумга кадәр, ә аны озайту 1,5 мең сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. Кәгазь транзит номерын бирү хәзер 300 сумга төшәчәк (элек – 200 сум), металл номер алу – автомобиль һәм прицеп өчен 2,4 мең сумга (элек 1,6 һәм 0,8 мең сум) җитәчәк.
Яңа дәүләт пошлиналары да кертелә, шул исәптән диагностика картасын рәсмиләштергәндә Бердәм автоматлаштырылган системага мәгълүматлар керткән өчен 500 сум түләргә кирәк була. Автомәктәпләргә укыту-матди базаның Мәгариф министрлыгы таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биргән өчен 15 мең сум түләргә туры киләчәк.