«Котыру чиреннән дәва юк» – хайваннардан инфекция йоктырмас өчен нишләргә?
«Хайванда әле чир ачыкланып өлгермәсә дә, кешегә инде йоккан булырга мөмкин»
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, Казан дәүләт медицина академиясенең эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасының өлкән мөгаллиме Любовь Авдонина кешегә хайваннардан йога торган вирусларның үзенчәлеген әйтте. Мондый авырулардан бруцеллез, котыру, себер түләмәсе, сальмонеллез, кош, дуңгыз гриппы, токсокароз, трихинеллез кебекләрне атап узарга кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кеше чир йоктыра, авырый, ләкин алга таба башка кешегә йокмый, ләкин сальмонеллез искәрмә булып тора.
Хайваннарның үзләрендә бу чирләрнең кайберләре сизелерлек булмаска да мөмкин, алар еш кына инфекцияне йөртүче, башкаларга йоктыручы булып тора. Хайванда әле чир ачыкланып өлгермәсә дә, кешегә инде йоккан булырга мөмкин.
Әйтик, кимерүче хайваннар тычкан бизгәге (бөер синдромы белән геморрагик бизгәк) белән үзләре авырмый, ләкин әйләнә-тирәгә вирусны бүлеп чыгара, һәм кеше авырый башлый. Шулай ук, сальмонеллезның да кошларда симптомнары булмавы ихтимал, – дип сөйләде.
«Себер түләмәсе вирусы туфракта 100 елга якын яши ала»
Әйтергә кирәк, хайваннарда була торган чирләрнең вируслары чыдам, әйләнә-тирә мохиттә озак яши.
Хайваннарда очрый торган инфекцияләрнең кузгаткыч матдәләре чималда, терлекчелек продукциясе – ит, сөт, тиредә озак саклана. Шулай ук хайваннар пычрата торган өслекләр – су, туфракта, хайван тотыла торган җәймәләрдә, терлек азыгы – фураж, ашлыкта яхшы саклана. Мисал өчен, себер түләмәсе вирусы туфракта 100 елга якын яши ала. Бруцеллез вирусы туфракта – 100 көн, чи иттә, сөттә 12 көнгә кадәр саклана.
Вирусларның күбесе терлекчелек предприятиеләрендә терлек, кош караучыларга иярә. Авыл хуҗалыгында терлекләрне тәрбияләүчеләр, терлек чалучылар йоктырырга мөмкин. Эшчеләрнең киеме, терлек азыгы аша да иярергә мөмкин. Шулай ук, җитәрлек дәрәҗәдә пешеп җитмәгән иттән, йомыркадан, кайнамаган сөттән йога, – дип Любовь Авдонина итне, йомырканы яхшылап пешереп, сөтне кайнатып кулланырга киңәш итте.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Ишегалларына машиналарда китерелгән продукцияне дә, ничек кенә арзан һәм матур күренмәсен, сатып алырга ярамый»
Роспотребнадзор вәкиле сатып алына торган ризыкка игътибарлы булырга өнди.
Санкцияләнмәгән урыннарда, ниндидер базарларда, сыйфат документы булмаган урыннарда азык-төлек сатып алырга кирәкми. Шулай ук, ишегалларына машиналарда китерелгән продукцияне дә, ничек кенә арзан һәм матур күренмәсен, сатып алырга ярамый. Бер пычак белән колбаса, балык, җиләк-җимеш тә киселгән, кул юарга да шартлар булмаган урыннарда ризык сатып алу куркыныч. Арзан бәя артында берәр хилафлык яшеренә, андый азык-төлек сәламәтлек өчен куркыныч булуы ихтимал.
Рәсми рәвештә сатыла торган продукциянең кулланырга яраклылыгы, куркынычсызлыгы турында документы бар. Бөтен процесс чималдан алып, ризык булып җитешкәнчегә кадәр тикшерелә. Һәр предприятие ризыгы аерым аккредитацияләнгән лабораторияләрдә тикшерелә. Сатучылар документны күрсәтергә бурычлы. Сату нокталарында продукциянең сыйфаты турындагы сертификатны сорарга оялмагыз. Бу сезнең хокук, – дип аңлатты.
«2023 ел азагыннан бүгенге көнгә кадәр кешеләр арасында – 34, хайваннар арасында 12 бруцеллез очрагы теркәлгән»
Татарстанда бруцеллез буенча вазгыять имин түгел: 2023 ел азагыннан бүгенге көнгә кадәр кешеләр арасында 34 бруцеллез очрагы теркәлгән, гәрчә аңарчы 1996 елдан бу чирнең теркәлгәне булмаган.
Әлеге очраклар чирне авыру терлекләрне караганда йоктыру белән бәйле. 12 кешегә «профессиональ авыру» диагнозы куелган, ягъни кешеләрнең терлекчелек предприятиеләрендә авыру малны караганда йоктырганы төгәл билгеле. Терлекчелек комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрдә шәхси гигиена таләпләре үтәлешен катгый кайгыртып торырга тиеш, – дип кисәтте Любовь Авдонина.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин бруцеллез белән бәйле кискен вазгыять Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә хас булуын әйтте. Республикада ачыкланган барлык бруцеллез очраклары терлекләрне республикага санкцияләнмәгән юл белән читтән кертү аркасында килеп чыккан. 2023 ел азагыннан Татарстанда терлекләр арасында 12 бруцеллез очрагы теркәлгән, шул исәптән, быел 6 очрак.
Габделхак Мотыйгуллин теләсә нинди чирнең инкубацион чоры булуын искәртте. «Документта язылган: читтән кертелгән хайваннар мәҗбүри карантин узарга тиеш. Кан бруцеллезга тикшерелә, нәтиҗәдә, чир хуҗалыкка керми», – дип белдерде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ул алыпсатарлар зур проблема тудыруын ассызыклады. «Алар арзанрак бәягә сатып алып, кыйммәткә сатуны уйлый. Бруцеллез аркасында бәяләр түбән булган төбәкләргә баралар, анда хайваннарга документлар бирелми. Аннары кешеләр уйламыйча алардан терлек сатып ала», – диде.
Әгәр бер хайван авырса, кыска вакыт эчендә башка терлекләргә дә йога. Профилактика максатыннан ветеринария хезмәте елга ике тапкыр – язын һәм көзен лаборатория тикшерүләре уздыра.
Бруцеллез белән йорт хайваннары да, кыргый җәнлекләр дә авырый. Ешрак мөгезле эре терлектә, сарыкларда, дуңгызларда очрый, атларда, дөяләрдә – сирәгрәк. Хайваннарда инкубацион чор ике атнадан дүрт атнага кадәр.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Бруцеллез йоктырган кешеләр эшләгән предприятиеләрдә хилафлыклар, хокук бозулар ачыкланган
Бруцеллез йоктырган кешеләр эшләгән предприятиеләрдә хилафлыклар, хокук бозулар ачыкланган. Габделхак Мотыйгуллин бөтен терлекчелек предприятиеләре ябык режимда эшләргә бурычлы булуын әйтте.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгында мөгезле эре терлеккә кагылышлы таләпләр язылган. Территорияне ябык тоту, автотранспортны дезинфекцияләү, хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен санпропускник эшен оештыру кирәк. Таләпләр үтәмичә, ачык режимда эшләүче предприятиеләр күп. Республика штабы карары буенча, Татарстанның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре биологик сакланышын тәэмин итәргә тиеш. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу мәсьәләне контрольдә тота, – диде.
Белгечләр бруцеллезның термик эшкәртелмәгән ит, сөт аша йогуын искәртте. Бруцеллез табылган терлекләрне махсус ит комбинатларына җибәрәләр, андый урыннарда хезмәткәрләр вакцинацияләнгән була. Ит комбинатының мондый итне колбаса итеп эшкәртерлек шартлары булырга тиеш. Андый итне сату тыела.
Аеруча куркыныч авырулар исемлегендә булган Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, сарыкларда чәчәк вирусы, тилчә, себер түләмәсе табылса, хайваннар йолып алына, алар өчен компенсация түләнә, дип аңлатты Габделхак Мотыйгуллин. «Әгәр хуҗалыкларда, предприятиеләрдә эш тәртибендә хилафлыклар, хокук бозулар расланса, компенсация түләнми. Әйтик, Лениногорск кошчылык фабрикасында 2023 елның август азагында кош гриппы ачыклангач, республика Хөкүмәте, аларда хокук бозулар булганлыктан, компенсация бирүдән баш тартты», – дип сөйләде.
«Котыру чирен, кызганыч, дәваларга өйрәнә алмадык»
Тагын бер җитди инфекция – котыру. Соңгы елларда республикада вазгыять берникадәр тотрыклы. 2015 елда хәтта 317 очрак теркәлгән булган.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татарстан сөт савымы буенча Россиядә беренче урында, шуңа безне бу чир борчый. Әлмәтнең «Кичүчат» җәмгыятендә котыру вирусы кыргый тирәлектән керде. Котырган төлке төнлә сыер торагына керә, тешли дә, аннары сыер авырый башлый. Гадәттә, эт тешләп, йолкып ала, ә төлкенең тешләгән урынын, эзен күреп тә булмый. Минзәләдә «Камский бекон» хуҗалыгында 16 мең савым сөте, анда котырган төлке керсә, нәрсә булганын күз алдына китерү кыен түгел, – ди Габделхак Мотыйгуллин.
Аның сүзләренчә, ел саен йорт хайваннарына һәм авыл хуҗалыгы терлекләренә вакцинация үткәреп, котыруны кисәтү эше башкарыла. Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән хезмәттәшлектә төлкеләрнең баш санын контрольдә тоту буенча чаралар үткәрелә, кыргый җәнлекләргә урманнарда вакциналар таратыла.
Лимит буенча, аучылар елына 10 меңләп төлке атарга тиеш. 2023 ел эчендә 5261 төлке атылган, 2024 елда – 6624 җәнлек. Быел әле 1613 төлке генә атылган. Бу эш бара. Котыру таралуына юл куелмас дип уйлыйм. Татарстан Рәисе дә ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген искәртә. Бруцеллез, котыру һәм башка чирләрне, аннары дәвалаганга караганда, бөтенләй булдырмый калу җайлырак, – дип ассызыклады Габделхак Мотыйгуллин.
«Кешеләр арасында дуңгыз гриппы һәм котыру вирусы очраклары юк»
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хайваннардан кешеләргә йога торган чирләрне кисәтүдә вакцинация әһәмиятен әйтте.
Бу инфекцияләр кешедә авыр уза. Йоктырган кешеләр Йогышлы авырулар хастаханәләрендә дәвалана. Котыру чирен, кызганыч, дәваларга өйрәнә алмадык. 100 процент очракта үлем белән төгәлләнә. Бруцеллез хроник формага күчә, кешеләр инвалид кала. Тулысынча дәвалап булган очраклар сирәк. 2023 елдан республикада бруцеллездан үлгән кешеләр юк, – дип сөйләде.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Лопушов ел саен республика бюджетыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр өчен себер түләмәсе, бруцеллез, туляремия, котыру чиреннән вакциналар сатып алу өчен акча бүленүен әйтте.
Елына 1 меңләп кешегә прививка ясала, ә риск төркемендәге кешеләр күбрәк, шуңа күрә предприятиеләр хезмәткәрләр исемлеген төзергә тиеш, дип кисәтте Любовь Авдонина. Ул кошчылык, дуңгызчылык, терлекчелек предприятиеләре эшчеләренә, зоопарк хезмәткәрләре вакцинага заявка бирергә тиешләрен искәртте. Шулай ук, бу өлкәдә эшләүчеләр медицина тикшерүләре узып торырга тиеш.
Дмитрий Лопушов әйтүенчә, республикада кешеләр арасында котыру һәм дуңгыз гриппы белән авыру очраклары юк. Ә ел башыннан хайваннар арасында 11 котыру очрагы теркәлгән. 24 июльдә Биектау районы Дөбъяз авылында хайваннарда котыру буенча карантин билгеләнгән. 9 июльдә – Яңа Чишмә, 15 июльдә Буа районында карантин игълан ителгән иде.