Кайсы очракларда табибны өйгә чакыртырга мөмкин булуы турында сөйләделәр
Татарстанлылар сәламәтлекләре какшаган очракта еш кына табибны өйгә чакырталар. Нинди симптомнар булганда, табибны өйгә чакырырга мөмкин икәне «Татар – информ» материалында тәкъдим ителә.
Нинди симптомнар булганда, табибны өйгә чакырырга кирәк?
- тән температурасы 38 градуска кадәр һәм аннан да югарырак күтәрелсә;
- югары кан басымы аркасында хәл начарайса;
- аркада яки аскы очлыкларда көчле авырту күзәтелсә;
- көчле баш әйләнү, күңел болгану һәм косу, шулай ук кабатлана торган эч китү булганда;
- респиратор инфекция билгеләре булганда.
Коронавируска шик булганда түбәндәге очракларда табиб чакыртырга кирәк:
- пациентка 65 яшь һәм аннан да өлкәнрәк булганда;
- хроник авырулар (шикәр диабеты, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, бөерләрнең, сулыш системасының хроник авырулары яки онкология) булу;
- коронавирус белән авыручылар белән элемтә булганда;
- әгәр күптән түгел генә коронавирус белән авыручылар күп булган төбәктән яки җирлектән кайткан очракта;
Табибны өйгә чакырган вакытта югарыда санап үтелгән фактлар турында Һичшиксез хәбәр итегез.