Тубылдан 65 ел бергә яшәүче Бекениннар гаиләсе: Тату, матур яшәү сере бер-береңне аңлауда
Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Тормыш сукмагыннан 65 ел бергә» дигән язмасы чыкты.
«65 ел бергә гомер сукмагыннан атлаган Бекениннар гаиләсенә Төмән өлкә губернаторының Рәхмәт хатын һәм медален тапшырдылар. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклаган Бекениннар гаиләсе җылы котлау теләкләренә лаек булдылар. Ветеран укытучылар күп еллар Тубыл шәһәрендә яшиләр, иҗат итәләр, себер-татар мәдәният үзәгенең милли-мәдәни чараларында актив катнашалар. Матур, сынатмыйча тормыш юлларын узган укытучылар гаиләсен якыннары, коллегалары, дуслары, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхина, җырчылары да теләкләр теләп, бүләккә җыр тапшырдылар.
Гаилә башлыгы Сөнгатулла Хәкимҗан улы Тубыл районы, Сатылган, Заһидә Алим кызы Омск өлкәсенең, Усть-Ишим районы, Саургач авылыннан. Алар икесе дә югары белемле, тәҗрибәле укытучылар. 40 елдан артык Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбендә эшләп, төрле дәрәҗәле Мактау грамотлары белән бүләкләнеп лаеклы ялга чыгалар. Укытучы һөнәрен яратып эшләгән Сөнгатулла Хәкимҗан улы күп дәрәҗәле Мактау грамоталары, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә тугры хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә, Заһидә Алим кызы Мәгариф отличнигы, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Бекениннар икесе дә «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек. Мәхәббәт, игелек, хөрмәт тулы Бекениннар гаиләсендә ике ул, бер кыз дөньяга килә. Аларның өчесе дә мәрхәмәтле балалар булып үсәләр.
«Тату, матур яшәү сере бер-береңне аңлап, сабыр булып яшәүдә. Авырлыкларны, кайгыларны бергәләп җиңүдә сабырлык ярдәм итә. Без шатлык-кайгыларны да туганнар белән уртаклашып яшәдек. Һәр яшь гаиләгә бер-берегезне ишетеп, тыңлап, юл куеп яшәүләрен телим. Тормыш иптәшем уңган, мәрхәмәтле, тырыш кеше. Бар эшне дә киңәшләшеп эшләүне ярата», - ди Сөнгатулла абый.
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклаган Бекениннар гаиләсен Тубыл шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских һәм коллективы да котладылар. Бекениннарга киләчәктә дә сау-сәламәт булып, кызлары, кияү-киленнәре, оныклары янәшәсендә, аларның ихтирамын тоеп озак еллар парлы булып яшәүләрен теләделәр».