Миллион сумга кадәр штраф: Татарстанда балтырган үскән өчен акчалата җәзага тартачаклар
Балтырганга каршы көрәш турындагы закон
2026 елның 1 мартыннан Россиядә яңа закон гамәлгә керәчәк: җирләре булган һәркем - милекчеләр, арендаторлар яки инфраструктура өчен кишәрлекләрдән файдаланучылар куркыныч инвазив үсемлекләр, шул исәптән Сосновский балтырганы белән көрәшергә тиеш булачак. Әгәр моны эшләмәсәң, штраф түләргә туры киләчәк.
Инвазив үсемлекләр – безнең төбәк өчен чит төрләр, алар элек үсмәгән урыннарда тиз үсеп китә һәм җирле үсемлекләрне кысрыклап чыгара. Алар табигатькә һәм икътисадка зыян китерергә мөмкин.
Сосновский балтырганын Кавказдан алып кайталар – аны сыерлар өчен азык итеп кулланырга ниятлиләр. Бу 1980 еллар башына кадәр дәвам итә. Куркыныч чүп үләне дип рәсми рәвештә аны 2015 елда гына таныдылар.
Милек, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Владимир Самокиш хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе субъектлары мондый үсемлекләр белән ничек көрәшергә кирәклеге турында конкрет алгоритм булсын өчен инвазив үсемлекләр исемлеген, аларга каршы көрәш ысулларын билгеләргә тиеш була.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Дача хуҗалары өчен – 5 меңгә кадәр, компанияләр өчен – 1 миллионга кадәр штрафлар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аңлатуларынча, балтырганга каршы көрәш Татарстан Республикасы муниципалитетларында төзекләндерү кагыйдәләренә кертелгән.
Хәзер Татарстанның административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр әзерләнә – участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штрафлар кертү планлаштырыла.
«Хокук бозу гражданнарга 2-5 мең сум күләмендә административ штраф белән яный, вазыйфаи затларга – 20-50 мең сум, юридик затларга – 150 меңнән 1 млн сумга кадәр», – дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Сосновский балтырганына каршы көрәш һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга юл куймауны муниципаль районнар күзәтергә тиеш, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
«Балтырганның торак пунктларда таралуын җирле үзидарә органнары күзәтә. Авыл хуҗалыгы җирләрендә Сосновский балтырганын бетерү өчен җир кишәрлекләре милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир биләүчеләр һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар җаваплы», - дип өстәделәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бер үсемлек 20 меңгә кадәр орлык бирә ала
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, Сосновский балтырганы белән проблема кискен тора. Үсемлеккә каршы көрәш өчен бюджеттан ел саен акча бүлеп бирелә. Ләкин ул агрессив рәвештә таралуын һәм яңа участокларны «зарарлавын» дәвам итә.
«Сосновский балтырганы югары репродуктив сәләткә ия – бер үсемлек 20 меңгә кадәр орлык бирә ала. Чүп үләне уңайсыз климат шартларына да чыдам», - диләр министрлыкта.
2021 елда төбәктә чүп үләне таралган җирләр мәйданы 1,5 мең га тәшкил иткән, 2025 елда инде 2,7 мең га.
Ул бигрәк тә торак пунктларда, юл буйларында һәм авыл хуҗалыгы өчен файдаланылмый торган җирләрдә үсә. Балтырган иң күп мәйданны Биектау районында алып тора – 699 га, Казанда – 385 га, Питрәч районында – 157 га, Балтач районында-152 га.
Балтырган башка төр үсемлекләрнең үсүенә мөмкинлек бирми. Ләкин иң мөһиме, балтырган кешеләр өчен куркыныч. Аның эфир майлары, тирегә эләгеп, көчле пешү һәм шешү җәрәхәтләре китереп чыгара, алар озак төзәлми.
«Сосновский балтырганына каршы көрәш кешеләрнең тормышын уңайлы итү өчен кирәк», – диләр матбугат хезмәтендә.
Балтырган белән ничек көрәшергә?
Сосновский балтырганының берән-сәрән үсентеләре белән язын, беренче яфраклары күренә башлагач көрәшә башларга кирәк. Даими утап тору, тамырларын кисү, җир өстендәге 25-30 сантиметр биеклектәге үсентеләрен чабу нәтиҗәле була.
Үсемлекнең зур популяцияләре (100 данәдән артык) белән көрәшү өчен комплекслы чаралар күрергә: тамырларын кисәргә, чабарга, махсус техника белән сукаларга, шулай ук сезонына ике-өч мәртәбә гербицидлар сибәргә кирәк.
«Балтырган сабакларын чәчәк ату төгәлләнгән һәм орлыклары барлыкка килгән вакытта чабарга ярамый, юкса ул территория буйлап үрчергә мөмкин. Аның сабагында туклыклы матдәләрнең гаять зур запасы бар, хәтта чабылган үсемлектә дә орлыклар барлыкка килеп өлгерсен өчен алар җитәрлек була. Балтырганның орлыклары өлгереп җитешмәсен өчен чәчәк ату чорында зонтик-бутонын сак кына кисеп алырга һәм яндырырга кирәк», – дип аңлаттылар министрлыкта.
Балтырган согы тән тиресенә эләкмәсен өчен бу эшләрне башкарганда махсус кием һәм перчаткалар кияргә кирәк.
«Шәхси хуҗалыкларда гербицидларны бары тик Россия территориясендә рөхсәт ителгән пестицидларның һәм агрохимикатларның дәүләт каталогы нигезендә генә, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәп кенә кулланырга була. Язын калий тозы, көзен изопропиламин нигезендә гербицидлар куллану яхшы. Гербицидларны ваклап сату нокталарында сатып алырга мөмкин», – диләр министрлыкта.
Шулай ук Сосновский балтырганы үсә торган җирләргә күпкә агрессиврак үсемлек – топинамбур утыртып карарга була.
Татарстанлылар Сосновский балтырганы үскән урыннар турында җирле үзидарә вәкилләренә хәбәр итә алалар. Моннан тыш, мондый гаризаларны «Халык контроле» системасына да җибәрергә була.
Вадим Прохоров
Фото: © «Татар-информ»
«Бу үсемлекне юкка чыгаруда 100 процент нәтиҗә бирә торган ысул юк»
Ә Татарстан галимнәре, бакчачылары һәм биологлары зарарлы чүп үләне турында нәрсә уйлый? КФУның Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы мөдире Вадим Прохоров билгеләп үткәнчә, Татарстанда Сосновский балтырганы таралу проблемасы актуаль булып кала.
«Без бу үсемлекнең яңа урыннарын даими теркәп торабыз. Күрелгән чараларга карамастан, аның таралу урыннары киңәя бара. Балтырган белән бәйле вазгыять Биектау, Лаеш районнарында һәм Казанда аеруча катлаулы. Шулай ук Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Түбән Кама районнарында да аны шактый урында күрергә мөмкин», - диде ул.
Татарстанда Сосновский балтырганы дистәләгән мең гектар җирне били. Аңа каршы көрәш – бик катлаулы бурыч.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Көрәштә механик һәм химик чаралар кулланалар. Кулланыла торган алымнарның һәрберсенең үз кимчелекләре бар. Мәсәлән, механик алым ярдәмендә барлык үсемлекне юк итеп булмый, бер өлеше барыбер кала һәм орлык бирә. Иң эре популяцияләр күзәтелә торган су саклау зоналарында агу химикатларын куллану закон тарафыннан тыела. Биологик көрәш ысулларына килгәндә, алар да нәтиҗәле түгел. Эшкәртүне күп еллар дәвамында, елга берничә мәртәбә башкарырга кирәк. Бу үсемлекне юкка чыгаруда 100 процент нәтиҗә бирә торган ысул юк», - дип саный Прохоров.
Җирдән файдаланучылар хәзер дә җир кишәрлекләрендә Сосновский балтырганы булу өчен җаваплы. Әмма штраф санкцияләрен арттыру, һичшиксез, арендаторларны һәм хуҗаларны бу инвазион төр белән көрәшне көчәйтергә этәрәчәк. Бу бизнес ягыннан өстәмә кертемнәр таләп итәчәк, бу продукциянең үзкыйммәтен арттыруга һәм аның базарда конкурентлык сәләтен киметүгә китерә, дип саный КФУ белгече.
ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Дмитрий Иванов балтырган кеше сәламәтлеге өчен куркыныч, аңа тигән очракта кешедә химик пешү җәрәхәтләре барлыкка килергә мөмкин, дип өстәде.
«Бездә паразит үсемлекләр шактый күп, әмма бу чүп үләненең тискәре йогынтысы шактый көчле. Административ чаралардан һәм штрафлардан башка моны эшләү авыр булачак – кешеләрне көрәшкә стимуллаштырырга кирәк. Көрәш гади булмаячак», - ди Иванов.
Фото: © «Татар-информ»
«Кайбер милекчеләр үз участокларына дистә еллар буена килмәскә мөмкин»
«Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре территориясендә мондый проблема юк, дип саный. Бакчачылар үз территорияләрен контрольдә тоталар, әгәр ташландык участокта балтырган барлыкка килә икән, тиз арада тиешле чаралар күрәләр.
«Юридик затларның җир кишәрлекләрендә, бакчачылык ширкәтләре белән чиктәш муниципаль җирләрдә, әлбәттә, мондый проблемалар бар. Мәсәлән, хуҗасы карап тормаган сатып алынган яки арендага алынган авыл хуҗалыгы җирләрендә. Чүп үләне орлыклары коелу аркасында тиз үсә, зур территорияләрне биләп ала», - ди Волков.
Аның сүзләренчә, җир милекчеләренең җаваплылыгын катгыйландырырга кирәк, чөнки проблема инде күптән өлгереп җитте.
«Штраф санкцияләре – кирәкле һәм файдалы чара. Кайвакыт милекчеләр үз участокларына дистә еллар буена килеп тә карамый. Әмма республиканың Кама аръягы төбәге территориясендә балтырган проблемасы Казан янындагы кебек актуаль түгел», - дип билгеләп үтте Волков.
«Закон кабул ителгән, инструмент бар, ә кадрлар проблемасы хәл ителмәгән»
Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең республика оешмасы советы әгъзасы, Казан биологы Антон Бортяков аңлатканча, чүп үләннәре Казансу елгасы ярларында еш очрый.
«Казан яны районнарының һәрберсендә диярлек Сосновский балтырганы бар. Ул юллар һәм су объектлары янында, шулай ук урман полосалары янында еш очрый», - дип билгеләп үтте биолог.
Үсемлек орлыклары автомобиль тәгәрмәчләре арасына, велосипедлар, кешеләрнең аяк киемнәре табаннарына эләгә һәм күрше территорияләргә тарала. «Бу инвазив төр табигый мохиткә зыян китерә, элек бу урында үскән, шул исәптән Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне кысрыклап чыгара», – диде Бортяков.
Аның сүзләренчә, Татарстанда соңгы елларда балтырган белән көрәш «җитәрлек булмады һәм соңга калды».
«Чаралар күрү өчен финанслар май ахыры - җәй башында бүленеп бирелде, ә бу вакытта чүп үләненә каршы көрәшергә соң инде. Ул бу вакытка үсә, масса җыя. Ә хәзер, июль аенда, орлыклар әзер. Әгәр хәзер чүп үләненә каршы көрәштә химик яки физик ысуллар куллансаң, орлыклар җиргә төшәчәк һәм шытып чыгачак», – дип аңлатты Антон Бортяков.
Моннан тыш, балтырган кешеләр өчен куркыныч тудыра, шул исәптән балалар өчен дә.
Бортяков тагын бер проблеманы атап узды – зарарлы чүп үләне белән көрәшү өчен кешеләр җитми. Казанда Рус-Алман Швейцариясе территориясендә, Зәңгәр күлләр тирәсендә даими рәвештә «Стоп балтырган» дип аталган табигатьне саклау акцияләрен үткәрүче кешеләр бар, ләкин аларның тырышлыгы диңгездә бер тамчы гына.
«Канун кабул ителгән, инструмент бар, ә кадрлар проблемасы – боларның барысын да кем тормышка ашырачагы – хәл ителмәгән», – дип саный Казанда яшәүче.
Мондый проблема Россиянең күп кенә төбәкләре өчен актуаль, ди ул. «Мин хәзер Иваново өлкәсе буйлап барам һәм юл кырыендагы балтырганнарны күзәтәм: сул якта аны чапканнар, ә уң якта – җимеш бирә торган гаять зур плантацияләр. Ә бу федераль трасса, орлыклар асфальтка эләгәчәк һәм узып баручы автомобильләр белән төрле төбәкләргә таралачак», – дип йомгаклады Бортяков.
«Татар-информ», Наталья Рыбакова