Филармония 89нчы сезонын башлый: 400 концерт, Кытайда бер айлык гастрольләр һәм ремонт
Татар дәүләт филармониясенең яңа сезоны Илһам Шакировка багышланган концерт белән ачыла
Быелгы сезонда татар дәүләт филармониясе 36 жанрдагы 200гә якын стационар концерт һәм тагын шулкадәр үк күләмдә читтә концерт бирергә планлаштыра. Мәйданчык сезонга төрле юнәлештәге 23 абонемент тәкъдим итә.
«Бездә «сезон ачылу һәм ябылу» дигән әйбер очраклылык кына, чөнки кайсыдыр коллектив ялга китә, ә икенчесе эшләп кала. Шуңа күрә филармониянең туктап торганы юк, филармония 24 сәгать буена эшли торган оешмаларның берсе. Бер ел алга безнең һәрбер концертыбыз әзер», – ди Кадим Нуруллин.
Филармониянең 89 сезоны 21 августта башланып китә. «Сезон Илһам абый Шакировның 90 еллыгына багышланган «Илһамлы фестиваль» дип аталган концерт белән башлана. Илһам Шакиров премиясе лауреатларын җыйнап, әлеге матур концертны 21 августта тагын бер кат уздырачакбыз. Өстәвенә, бу – татар филармониясенең туган көне. Безнең филармонияне төзү турындагы карарга 1937 елның 21 августында кул куела», – дип өстәде ул.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, Илһам Шакиров премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина сезонның Илһам Шакировка багышланган концерт белән ачылуын хуплады.
Зилә Сөнгатуллина
«Илһам абый Шакиров Мәскәүләрдә гөрләтеп концертлар куя, ул сәхнәгә чыккач, тамашачылар ярты сәгать буена кул чаба иделәр. Ул укытучы булмаса да, үзенең иҗаты белән күпме сәләтле яшьләрне тәрбияләде. Илһам Шакировка һәйкәл кую, премиясен булдыру, аның хөрмәтенә концернтлар кую – бик әйбәт күренеш», – диде ул.
Татар филармониясе бинасында капиталь ремонт элементлары белән реконструкция булачак
Шулай ук филармониянең бинасында да үзгәрешләр көтелә: аны хәзерге вакытта реконструкциягә әзерлиләр.
«Филармония хәзер ремонт көтү хәлендә. ПСД – проект-смета документациясе әзерләнә. Ягъни без ремонтны башлау стадиясендә һәм капиталь ремонт элементлары белән реконструкцияне күздә тоткан эшләрне документлаштыруга керешәбез. Ремонт бер елдан соң көтелә», - диде филармониянең директоры.
Моннан тыш филармония бакчасында Әлфия Авзаловага һәйкәл дә урнаштырылырга тиеш. «Филармония скверы» дип аталган бакча үзенең законлы исемен алды. Шулай аталса да, аның исеме юк иде, әмма апрельдан башлап рәсми рәвештә «филармония скверы» дигән атаманы алды. Анда Әлфия Авзалованың һәйкәле басачак. Министрлык белән берлектә якын-тирә арада без конкурс игълан итәчәкбез», – дип билгеләде Кадим Нуруллин.
«Без Кук һәм Колумб кебек!»: ТР халык уен кораллары оркестры Кытай буйлап турнега бара
Филармониядә дүрт коллектив эшли: музыкаль-әдәби лекторий, джаз-оркестр, халык уен кораллары дәүләт оркестры һәм фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле.
«Иң күңеллесе шул: бу дүрт коллектив бердәм коллектив булып эшли. Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе коллективы халык музыкасына да, джазга да, классикага да һәм фольклор музыкасын да тыңларга әзер булган тамашачыларга ия. Без халыкның барлык катламнарын колачлыйбыз: безгә өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да йөри», – дип сөйләде Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.
Айдар Фәйзрахманов
Шуны да әйтергә кирәк: быел Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры коллективы Кытайның 15 шәһәре буенча гастрольгә китәчәк.
«Октябрьдән башлап ноябрьгә кадәр, бер ай чамасы, без Кытайның 15 шәһәрендә концерт куячакбыз. Шанхайдан башлыйбыз. Кытай-Россия мөнәсәбәтләре тарихында беренче тапкыр халык оркестры Кытай шәһәрләре буенча турне ясый. Мондый масштабтагы хәлнең тарихта булганы юк иде әле – без Джеймс Кук, Колумб кебек беренче ачыш ясаучылар... Без – беренчеләр!» – дип хәбәр итте филармониянең җитәкчесе.
Ул гастрольләрнең музыкаль программасына татар һәм кытай музыкасы да кертелүен, шулай ук быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм ителү уңаеннан, әлеге тематикадагы әсәрләр дә аз булмаячагын аерым билгеләп үтте.
Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие һәм джаз-оркестры нәрсә әзерләгән?
Филармониянең музыкаль-әдәби лекториеның сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Владимир Васильев лекторийның быел 80 еллыгын билгеләп үтүен искәртте.
«Быел безнең коллектив 10 абонемент әзерләде, 10 абонемент эчендә 30 концерт бар. Алар арасында төрле темалар: Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, «Ак җилкәннәр» дип аталган концертта татар композиторларының җырларын башкарабыз, шулай ук рус композиторларын да искә алабыз. Быел 125 ел Исаак Дунаевскийга, Владимир Шаинскийга 100 ел тула. Алар арасында зур проектлар да бар. Мәсәлән, бөтенләй Петр Чайковскийга багышланган абонемент та бар, аның романсларын, арияларын җырлыйбыз. Шулай ук быел «Борис Годунов» операсыннан фрагментларны да сәхнәгә чыгарабыз», – дип таныштырды ул үз коллективының эшчәнлеге белән.
Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры традицион рәвештә уза торган ике фестиваль әзерләгән: «Джазовая Казань» һәм «Джаз-Кроссовер-Фест». Аларның икесе дә өч көн дәвам итә.
«Мин дөньяда аналоглары булмаган «Татарстанда туган джаз» дип аталган эксклюзив программаны аерып күрсәтергә теләр идем. Программа безнең аранжировкада башкаралучы татар композиторлары музыкасына багышланган. Һәм, әлбәттә, безнең төп абонемент №8 – «Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры чакыра», ул бөтен сезон дәвамында кызыл җеп булып уза. Биредә инструменталь һәм вокаль концертлар да бик күп», – дип аңлатты коллективның җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский.
Кадим Нуруллин: «Филармония – югалып баручы жанрларның сагында торган оешма»
Матбугат очрашуының ахырында Кадим Нуруллин филармониянең җәмгыять, Казан өчен никадәр зур әһәмияткә ия булуын биилгеләде.
«Филармония – югалып баручы жанрларның сагында торган оешма. Филармониядан кала беркем дә, бер оешма да моның белән шөгыльләнми. Алар юкка чыкса, без республика буларак хәерчеләнәчәкбез. Өстәвенә, без акча эшли торган оешма да әле. Классика сатып, кечкенә заллык концерт ясап карагыз, әмма сез аңа билетларны сата алмаячаксыз, ә без аны булдырабыз», – диде ул.
Хәзерге тамашачының филармониягә йөрүендә алдагы буыннарның хезмәте бик зур роль уйнавын да искә алды ул.
«Без бүген «тегендә-монда халык күп йөри, ә кайберләренә бик аз йөри» дибез, чөнки 90 ел буена филармониядә эшләгән бишәрләгән мең кеше халыкны ияләштермәгән булса, бүген Казанда уза торган бер генә концертка да кеше йөрмәгән булыр иде. Башка шәһәрләрдә без аны күзәтәбез. Безнең Уфага барганыбыз бар, әмма халык андый җирләргә йөрми, аларның андый культурасы юк», – ди филармония директоры.