Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Уйнагыз, гармуннар!» быел 40нчы тапкыр уза: «Ул үзенең халыкчан бәйрәм булуын раслады»

0

«Яшьләр кулына гармун алып, милли көйләрне уйнавына кызыксыну уятуда милләтебез гармунчылары зур өлеш кертә»

Фестиваль Татарстан, 1 урамы адресы буенча Камал театрының тарихи бинасы каршындагы мәйданчыкта 11.00 сәгатьтә башлана. 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк концертта Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Ришат Фазлыйәхмәтов чыгышлары көтелә.

«1985 елда башланган чара 40 ел дәверендә яши, үсә, чәчәк ата. Үзенә бик күп халыкны җәлеп итә. Бәйрәмдә милли аһәң яңгырый. 30 август чараларының милли бизәге булып тора. Татар гына түгел, рус, удмурт, мари, чувашлар да катнаша. Гармун – халык уен коралы», – диде мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Ул милләтебезнең үзенчәлеген, тарихын, мәдәниятен саклау, яшьләрне җәлеп итү ягыннан бу фестивальнең әһәмияте зур булуын әйтте. «Яшьләр кулына гармун алып, милли көйләрне уйнавына кызыксыну уятуда милләтебез гармунчылары зур өлеш кертә. Бу – зур тәрбия чарасы да булып тора. Төбәкләрдән килгән милләттәшләребезне берләштерә торган бәйрәм», – дип ассызыклады Ленар Хәкимҗанов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ул фестивальнең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп узды. «Бу республика җитәкчелегенең мәдәниятебезгә зур игътибар күрсәтүен дәлилли», – диде.

Ленар Хәкимҗанов әйтүенчә, былтыр бәйрәмдә 540 һәвәскәр гармунчы һәм баянчы катнашкан. Тамашачыларны, парадка иярүчеләрне дә исәпкә алып, катнашучылар саны 21 меңнән арткан. «Елдан ел катнашучылар саны артып бара», – диде ул.

Концерттан соң, гармунчылар Бауман буйлап Казанның 1 нче Май мәйданына таба парад сафларында атлаячак. «Алар шул рәвешле һәр мәйданчыкта туктап, җырлап, биеп, республика халкын һәм кунакларын үзенә җәлеп итәчәк. Бу күмәк зур проект», – дип белдерде министр урынбасары.

Аның сүзләренчә, балалар чыгышы да фестивальнең бер бизәге булып тора. «Районнарыбызда да балалар сәнгать мәктәпләрендә баяннар, чын татар тальяннары да җитәрлек. Һәр балалар сәнгать мәктәбендә бүген гармунчы булырга мөмкинлекләр бар. Балалар, яшьләр арасында баянчылар хәрәкәте елдан-ел киңәя. Фестивальдә балаларны да сәхнәгә чыгарырга тырышабыз. Алар өчен бу зур тәҗрибә. Балалар гармунчыларга карата күпме игътибар булуын күрәләр», – дип билгеләп узды Ленар Хәкимҗанов.

«Теләгән һәр гармунчы монда катнаша ала»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров әйтүенчә, «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә Татарстаннан кала, Россиянең Идел буе округыннан Башкортстан, Удмуртия, Киров өлкәсеннән катнашучылар аеруча күп. Себер якларыннан исә, Төмән өлкәсе актив.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә без төбәкләрдән дә татар дөньясын туплыйбыз. Бөтен төбәкләр дә катнаша. Әле менә Мәскәүдән өч гармунчы «ник безне кертмичә калдырдыгыз» дип яздылар», – диде Данис Шакиров.

Аның фикеренчә, «Уйнагыз, гармуннар!» – 30 августта татар җәмәгатьчелеген, барлык халыкларны бер мәйданга туплый торган бердәнбер чара. «Ул халыкчан бәйрәм булуын раслады. Катгый сценарий, чикләү юк. Микрофон сорыйлар икән, бирәбез», – дип ассызыклады.

Катнашучылар исемлегенә алдан теркәлүчеләр генә түгел, соңрак килеп кушылучыларны да исәпкә алсаң, катнашучылар барлыгы 1 меңгә якын булачак, дип әйтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе. Теркәлүчеләрдән иң яшь гармунчыга – 7, иң өлкәненә 89 яшь булса да, Данис Шакиров сүзләренчә, бернинди чикләү юк. «Теләгән һәр гармунчы монда катнаша ала», – диде.

«Уйнагыз, гармуннар!» «Түгәрәк уен» үзешчән татар фольклор иҗаты фестивале белән бергә үрелеп бара. «Түгәрәк уен» үзешчән татар фольклор иҗаты фестивален «Уйнагыз, гармуннар!» проектына керткәч, ул тулы бер хәрәкәткә әйләнде. Ул гармунчылар һәм иҗат коллективлары тарафыннан да хуплау тапты, чөнки бер иҗат коллективы да гармунсыз яши алмый. 17 ел элек Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында эшмәкәр Эдуард Ганиев ярдәме белән башлап җибәрелгән «Түгәрәк уен» барлык милләттәшләребезне, иҗат коллективларын Казанга туплый. Алар Республика көнендә Казан, Татарстан кунакларына үз иҗатын тәкъдим итә ала», – диде Данис Шакиров.

Ул, атаклы гармунчылар белән беррәттән, 20дән артык төбәктән 30дан артык иҗат коллективы 30 август көнне Бауман урамыннан Казан кирмәненә таба атлаячагын әйтте. Шулай ук, «Түгәрәк уен»да катнашучылар 26 августта Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры каршында Милләт җыены кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдында да чыгыш ясаячак. Ә «Чулпан» мәдәният йорты каршында иҗат коллективлары катнашында кичке уен оештырылачак. Шулай ук, Мәдәният министрлыгының Татарстан мәдәният ресурсы үзәге белән берлектә, «Чулпан» мәдәният йортында татарларның мәдәни мирасын саклап калу, торгызу буенча методик семинар оештыру ниятләнә. 29 августта 15.00 сәгатьтә остаханәләр, мастер-класслар үтәчәк.

Кыскасы, 26-30 август көннәре иҗат төркемнәре өчен «кызу» булачак. «Алар Казанда «кайнаячак», – диде Данис Шакиров.

«Гармун тавышлары безнең канда, ДНКда. Аны берничек сөртеп булмый»

Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате кафедрасы мөдире, «Казан Нуры» оркестры солисты Наил Сәгъдиев гармун уен коралы татарлар өчен бик якын булуын билгеләп узды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Электән авылларда гармун тартып йөргәннәр, соңгы вакытта ул әйберне оныта башладык. Ә гармун тавышлары татарның канында, ДНКда. Аны берничек сөртеп булмый. Казанда Бауман урамыннан гармунда уйнап бару күңел өчен горурлык», – диде.

Наил Сәгъдиев үзешчән гармунчыларны «күбәләк»кә тиңләде. «Татарлар бит алар кара мунчаларда, беркем күрми торган урыннарда әкрен генә гармун тартып, өйрәнеп утырганнар. Аннары инде өйрәнеп, уйный башлагач, теләсә нинди мәҗлестә гармунчы иң мөһим кеше булган. Чыннан да күбәләк кебек, башта «кузы»да качып җитлегәләр, аннары канат җилпеп, алга баралар», – дип чагыштыру китерде.

Ул бүген үзешчән гармунчылар арасында әби-бабайлар гына түгел, балалар да булуын билгеләп үтте. «Берзаман, гармунны югалтабыз дип, уйлый башлаган идек. Аллаһка шөкер, хәзер балалар уйный башладылар, алар «кузы»да әле. Бөтен районнарда клубларда гармуннар, баяннар бар. Кеше килеп, өйгә дә алып торып өйрәнә. Хәзер гармун кулда булса, ноталар да, китаплар да бар. Интернет аша да өйрәнеп була, репетиторлык та бар», – дип искәртте Наил Сәгъдиев.

«Парадка гармунчыларның туганнарын, дусларын, туристларны чакырабыз, рәхәтләнеп, безнең белән парадта барыгыз», – дип чакырды баянчы.

«Фестиваль тарихы турында белү тамашачыларга кызык булыр»

Тележурналист, «Уйнагыз, гармуннар!» телетапшыруының авторы һәм алып баручысы Айзилә Батырханова әйтүенчә, тарихи кадрлар күрсәтелеп, фестивальнең тарихы белән таныштыру булачак. Быелгы пролог өлешенең сценарий авторы – Татарстанның халык артисты, Казан филармониясе сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«1985 елдан бирле Республика көнендә гармунчыларыбызны күрсәтәбез. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә чәршәмбе чыга торган тапшыруда чыгыш ясаган гармунчылар телевидение йолдызларына әйләнде. Бу тапшыру кирәк иде, моны бик күп кайтавазлар исбатлый», – диде.

«Гармунның аһәңнәре үк татарныкы. Шатлыклы мизгелләрдә дә, авыр вакытларда да кулга гармун алабыз. 40 ел дәвамында бәйрәм бик күп халыкны җыя. Архивта 1990 елгы видео килеп чыкты, андагы халыкның күплеген күрсәгез... Шунда катнашкан кайбер кешеләр әле дә уйный. Серне ачам: быелгы фестивальдә гармуннар тарихы турында да сөйләячәкбез. Фестиваль тарихы турында белү тамашачыларга кызык булыр», – диде Айзилә Батырханова.

Оештыручылар сүзләренчә, фестивальдә ел саен катнашучылар шактый. Шундыйлардан Арча егете Булат Гайнуллин, Актаныштан «Баламишкин» ансамбле егетләре, Казаннан «Гөлҗамал» коллективы һәм башкалар.

Бәйрәм 30 август көндезге 11.00 сәгатьтә Татарстан, 1 адресы буенча театр бинасы каршында башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Планы на конец лета и начало осени: Москва и Великий Новгород

Shot: певец Игорь Николаев отсудил у предпринимательницы из Уфы 25 тысяч рублей

Dior представил рекламную кампанию детской коллекции

Развлекательная программа от «Юмор FM» на «Четыре Лапы Фесте»


'Digging in': Man Utd lower price by £20m for player with club advancing in talks

Sam Altman might be right: He’s not the only one who thinks the stock market is in ‘bubble’ territory

Jannat Zubair sparks fallout rumours after unfollowing close friend Apoorva Mukhija on social media; read deets

“Brilliant deal” – Former player claims Arsenal are about to pull off THE signing of the summer


Развлекательная программа от «Юмор FM» на «Четыре Лапы Фесте»

Модный показ «Преппи стайл» в ТРЦ «Нора»

SpaceVM от «ДАКОМ М» успешно прошла тестирование на совместимость с сервером Delta Serval компании Delta Computers

«АЛМИ Партнер» и «КРЕДО-ДИАЛОГ» подтвердили совместимость «АльтерОС» с решениями ТИМ КРЕДО


Разработчики Marvel Rivals объяснили работу матчмейкинга

Bungie CEO Pete Parsons retires: With Destiny 2 sentiment at an all-time low and pressure from Sony growing, Parsons has decided it's time to 'pass the torch' and head for an exit

Nightdive's System Shock 2 remaster now supports 26 years of mods and fan missions

Block Fortress 2 выйдет на iOS в середине сентября



Развлекательная программа от «Юмор FM» на «Четыре Лапы Фесте»

Модный показ «Преппи стайл» в ТРЦ «Нора»

В регионах центральной России росгвардейцы приняли участие в мероприятиях ко Дню Государственного флага (видео)

Государственный музей имени Пушкина примет модные события недели




Развлекательная программа от «Юмор FM» на «Четыре Лапы Фесте»

Модный показ «Преппи стайл» в ТРЦ «Нора»

Путин заговорил о дружбе с Трампом и нацелился на Аляску

Джиган, NILETTO, Loc-Dog: Дорого


Шествие по местам, где "Русью пахнет"

Росреестр: 16 российских городов имеют самые короткие названия

«Зима будет крайне аномальная». Синоптики сказали, к чему готовиться

Анатолий Гарбузов: Крупнейшая площадка ОЭЗ Москвы ...


Александрова обыграла Томлянович и вышла в четвертьфинал турнира WTA в Монтеррее

Даниил Медведев: я всегда с радостью приезжаю в Нью-Йорк

Россиянка Шнайдер вышла в полуфинал турнира WTA в Мексике

Селехметьева обыграла Шиманович и вышла в финал квалификации US Open


Ягов пошел на повышение, Рябихина заняла кресло детского омбудсмена: главные новости с сессии областного Заксобра

Прощание в Юрием Бутусовым пройдет 23 августа в Москве, похороны – в Петербурге

Михаил Леус: В Москве тепло, облачно, но без дождя

Участники PhotoVideo.Fest 2025 оценят преимущества сверхсветосильных объективов «Швабе»


Музыкальные новости

Национальное достояние и современность: к 110-летию Георгия Свиридова подготовили цикл мировых премьер

42-летний рэпер Тимати запустил продажу франшизы сети кофеен

Инклюзивный спектакль певицы Жасмин покажут на Международном детском культурном форуме

Музыка и интенсив: на квартирнике «Читай-города» новгородцы открыли для себя нового Цоя



В регионах центральной России росгвардейцы приняли участие в мероприятиях ко Дню Государственного флага (видео)

Ранняя диагностика меланомы: почему это важно для жителей Челябинской области

В Йошкар-Оле открывается выставка уникальных экспонатов «Народы России. Большая семья – общая история»

Горячий дуэт: Жасмин и Ariel Abramov представили зажигательный хит «Сердцу не прикажешь»


Лариса Долина отметит свой юбилей грандиозным концертом «В кругу друзей» на сцене Государственного Кремлевского Дворца

Девушка ревнует к Загитовой, Тарасова считает потенциальным чемпионом. Факты о Владиславе Дикиджи

Горячий дуэт: Жасмин и Ariel Abramov представили зажигательный хит «Сердцу не прикажешь»

На Ростовском-на-Дону ЭРЗ определили лучшего наставника 2025 года


Столичные росгвардейцы обеспечили безопасность автопробега, посвящённого Дню государственного флага

Водитель грузовика при движении задним ходом задавил человека на западе Москвы

В Москве росгвардейцы обеспечили безопасность автопробега, посвящённого Дню государственного флага

Стало известно состояние пострадавших в аварии на 81-м километре МКАД в Москве


Политолог Суздальцев: Дубай может стать местом встречи Путина и Зеленского

Лукашенко назвал Минск идеальным местом для встречи Путина с Зеленским

В студии Postimees Игорь Грецкий: реальна ли в обозримом будущем встреча Зеленского и Путина?

Путин сообщил об обсуждении с США сотрудничества на Аляске





РИА Новости: в Москве умер журналист Кирилл Вышинский после тяжелой болезни

Диетолог Чехонина развеяла три популярных мифа о вреде пальмового масла

Ранняя диагностика меланомы: почему это важно для жителей Челябинской области

Терапевт Кондрахин назвал эффективные способы борьбы с болезнью Альцгеймера


Лукашенко: Путин не разрешил ударить «Орешником» по Банковой

В студии Postimees Игорь Грецкий: реальна ли в обозримом будущем встреча Зеленского и Путина?

ТАСС: Кличко пытается заручиться поддержкой основателя «Азова» для борьбы с Зеленским

В Киеве утверждают о провале Зеленского


Тулячка завоевала "серебро" на соревнованиях по дзюдо

В Москве тренера взяли под стражу по обвинению в изнасиловании ученицы

Тульские спортсменки заняли весь пьедестал в Москве

78.ru: в Кронштадте спасли подростков из Москвы, унесенных в залив


Лукашенко считает, что ему не о чем говорить с беглыми оппозиционерами

Лукашенко: Белоруссия нацелена на постепенное налаживание отношений с США

Лукашенко назвал Минск идеальным местом для встречи Путина с Зеленским

Лукашенко: Минск ведет переговоры по заключенным только с США



Сергей Собянин и Оксана Лут посетили фестиваль «Вкусы России» на ВДНХ

Собянин рассказал о реконструкции корпуса образовательного центра «Протон»

Сергей Собянин: 14 лет МФЦ в Москве и новые перспективы госуслуг

Сергей Собянин: в Москве появились два новых технопарка


Россиян ждет аномальная погода в ближайшие дни

Московский зоопарк пополнился редким оранжевохохлым какаду из Новосибирска, который находится на грани вымирания

Москва запретила продажу электроудочек и луков: угроза для экосистемы

Суд Москвы наложил арест на имущество экс-сотрудника Росприроднадзора Карабаша


40 бомбовых ударов за 72 минуты устроили огненный ад в Краматорске

Путин заговорил о дружбе с Трампом и нацелился на Аляску

Ягов пошел на повышение, Рябихина заняла кресло детского омбудсмена: главные новости с сессии областного Заксобра

Росреестр: 16 российских городов имеют самые короткие названия


«Два Алтая» вошли в федеральную программу по развитию въездного туризма

Наш ответ Харлею: новый российский мотоцикл представили в Москве

Молебен в честь преподобного Пимена Угрешского прошел в Балашихе

Решением суда по исковому заявлению прокуратуры в пользу многодетного отца с Федеральной службы судебных приставов взысканы убытки, причиненные незаконным бездействием


Саранскую телемачту в День флага России украсит 180-метровый световой триколор

Задержка 8 поездов "Таврия" в направлении Крыма – актуальные данные

Восемь поездов в Крым и обратно отстают от графика

Погода 22 августа: ночью до +14


Субботнее чтиво: итоги уходящей недели

Шествие по местам, где "Русью пахнет"

Путин заговорил о дружбе с Трампом и нацелился на Аляску

«Зима будет крайне аномальная». Синоптики сказали, к чему готовиться












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Элизе Мертенс

Шнайдер отыграла пять матчболов у Мертенс и вышла в полуфинал турнира в Мексике






Анатолий Гарбузов: Крупнейшая площадка ОЭЗ Москвы ...

Росреестр: 16 российских городов имеют самые короткие названия

Прощание в Юрием Бутусовым пройдет 23 августа в Москве, похороны – в Петербурге

Участники PhotoVideo.Fest 2025 оценят преимущества сверхсветосильных объективов «Швабе»