Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025

Марат Хөснуллин Путинга Россиянең төзелеш тармагындагы агымдагы эшләр турында сөйләде

0

Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путинга илнең төзелеш тармагы үсешендәге агымдагы нәтиҗәләр турында сөйләде. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Марат Хөснуллин сүзләренчә, быелның башында эшли башлаган «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты турында фикер алышу булган. Хөкүмәт рәисе урынбасары сүзләренчә, барлык планлы күрсәткечләр башкарыла һәм агымдагы елда кирәкле барлык инфраструктурасы булган 100 млн квадрат метрдан артык торак тапшырылачак.

Хөснуллин сүзләренчә, юл тармагында да күрсәткечләр позитив: төзелеш һәм ремонт эшләре узган елгы күрсәткечләрдән 21 процентка арттырып үтәлә, шулай ук бу тармак белән бәйле барлык проектлар да, аерым алганда, «Россия» маршруты, «Төньяк – Көньяк» коридоры, шулай ук Азов боҗрасы дәвам иттерелә.

Моннан тыш, Хөснуллин Россия составына кире кайтарылган тарихи территорияләр буенча да хисап тотты. Ул әлеге төбәкләр Россия икътисадына тулысынча кушылган һәм ел башыннан алып федераль стандартлар буенча эшлиләр.

«Тармакка даими игътибары өчен Президентка рәхмәт. Нәкъ шуның аркасында куелган барлык бурычларны хәл итеп була. Әмма ирешелгәндә тукталып калмыйбыз, Россия халкының тормыш сыйфатын арттыру эшен дәвам итәбез», – дип язган Марат Хөснуллин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса