«Яңарыш»: Кайсы телдә нәшер ителүенә карамастан, бүген газет-журналларга җиңел түгел
Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасында Фәнзилә Салихованың «Яңарыш»сыз тормыш күңелсез» дигән язмасы чыкты.
«Милли басмабыз «Яңарыш» укучыларын, хәбәрчеләрен, таратучыларын үз янына туплап кына калмый, яңа традицияләр дә туа. Шуларның берсе – Ижау буасы буйлап катерда көзге сәяхәт.
Болытлы булса да, көн җылы иде. Быелгы сәфәр үзенчәлекле. Газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова сүзне шуннан башлады да. «Яңарыш»ыбыз милли тормышта 34 ел сәяхәт кыла. Иксез-чиксез тормыш дәрьясында газетабыз зур бер көймә булса, аның ишкәкчеләре – сез», – диде ул милли басманы яздыручылар, таратучыларның фидакарь хезмәтен бәяләп.
Сер түгел, кайсы телдә нәшер ителүенә карамастан, бүгенге көндә газет-журналларга җиңел түгел. Язылучылар кими, газетаны беренче саныннан алып, яратып укучы өлкән буын китә бара, ә яшьләр виртуаль дөньяга өстенлек бирә.
3600 – газетабызны бүгенге көндә шуның кадәр кеше яздырып ала. Киләсе елның февралендә «Яңарыш»ыбызның беренче саны дөнья күрүгә 35 ел тулачак. Шушы юбилейны тиражны киметми, укучыларыбызны югалтмый каршы аласы иде. Кызганыч, почта бүлекләре аша язылучылар ел саен кими, чөнки беренчедән, язылу бәясе бик кыйммәт, икенчедән, газетаны вакытында китермиләр.
Ә район, шәһәр, авылларда махсус нокталарыбызны булдыру үзен аклады, хәтта башка регионнардагы татар басмалары да бу тәҗрибәне үзенә алды. Ә инде шушы нокталарны яшәтүче, эшләтүче милләттәшләребезгә аерым рәхмәт. Алар эссегә, салкынга, яңгыр-карга карамый, атна саен яңа санны өйдән-өйгә тараталар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: алар бу эшне бушлай башкаралар. Шуларның берсе – Гөлфәния Гатиятуллина.
«Янарыш»ны чыга башлаган вакытыннан бирле алып укыйм. Егерме ел хезмәттәшлек итәм редакция белән. Татар Базары бистәсендә яздыртып тарату тукталу алдында торганда, ул эшне яңартып җибәрдек. Мин үзем хәзер 33 кешегә «Яңарыш»ны яздырып, атна саен өләшәм. Газетабызга бик рәхмәтле, аякларым сызлаганда да, «хәрәкәттә –бәрәкәт» дип тараттым. Аякларым төзәлде, Аллаһка шөкер. Яздырган вакытта әбиләр, яшьләр белән сөйләшәм, газетаны мактыйм, тәкъдим итәм. Сөйләшү нәтиҗәсез калмый. Башта «Мин татарча укый белмим. Язылмыйм», – дисәләр дә, икенче көнне үзләре мөрәҗәгать итәләр. Татар Базары бистәсендә, урамыбызда нинди генә проблема тумасын, редакциягә барабыз, алар ачыклый, булыша, хәл итә. «Яңарыш» – киңәшче, ярдәмче бит ул», – ди ул.
Сәяхәтебез республикада яшь бәйрәм – Милли кием көненә туры килде. Удмуртиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Ижауның мәртәбәле гражданины Әлфия Әхәт кызы Нәфыйкова татар күлмәк-камзулы, читекләр киеп килгән. «Ижауга мин 50 ел элек килдем. Хезмәт сөюче милләттәшләребез – Ленин районының горурлыгы. Мин, Дәүләт Советы депутаты буларак, Төзүчеләр шәһәрчегендә яшәүчеләргә газетаны яздыртам. Үзем дә укыйм», – дип сөйләде ул.
Өлкән буынның газетага дистәләрчә еллар дәвамында тугры булуына сокланмый мөмкин түгел. Әхәт абый Фаррахов басмабызның алыштыргысыз рәссамы, үзенчәлекле язмалар авторы да. «Яңарыш»ка рәхмәт әйтми мөмкин түгел, ул безне җыя, дуслаштыра, ансыз тормышыбыз күңелсез булыр иде», – диде ул. «Әле ашата да», – дип шаяртып алды.
Сәфәргә чыкканнар бу көнне кайнар чәй, камыр ашлары, татлы карбыз белән сыйландылар. Ә Пугачево авылыннан «Яшьлек» ансамбле җырлары белән күңелләрне күтәрде. Тирә-якта көзге манзара – яр буйлап сары-кызыл-яшелдән киенгән агачлар озата, буада үрдәкләр йөзә, күктә акчарлаклар оча.
«Рәхмәт шушы очрашуны оештырган өчен. Татарның эше бетми бит аның, әле аш бүлмәсе, әле бакча, – ди Илсөя Мөхәммәтшина. – Без рәхәтләнеп, горурлык белән таратабыз газетаны. Эштә дә көтеп алабыз. Кызларга: «Газета чыкты, укыгыз, миңа сөйләрсез», - дип әйтеп җибәрәм. Икенче көнне язмалар турында бергәләп фикер алышабыз. Ходай озын гомер, сәламәтлек бирсен барыбызга да, һәр елны очрашырга язсын, сафларыбыз кимемәсен, газетага язылучылар артсын».
Сәфәр башланганнан бирле кулыннан төшмәгән гармунын куеп, Наил Лотфуллин да сүз алды. «Яңарыш»ның хезмәткәре Пугачево авылына газеталарны җомга көнне мәчеткә китерә. Намазга килүчеләр өчен бу бик уңайлы. Яратып укыйбыз», – диде ул.
Арада гаилә белән таратучылар да бар. Әлфирә һәм Заһид Дәүләтовлар, Луиза һәм улы Ленар Гыйльфановлар, Рәсим һәм Гөлназ Әхмәтҗановлар, Фәридә һәм Рамил Галиевлар, Халидә һәм Ринат Шакирҗановлар, Айсылу һәм Сабир Фазлеевлар кебек бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшләүче «Яңарыш»ыбызны үз балалары кебек якын итүче гаиләләр тагын да күбрәк булсын иде. Бу көнне яңгыраган рәхмәт сүзләре, җылы аралашу, җырлар һәркемгә яңа дәрт, рух өстәде. «Февраль аенда, «Яңарыш»ның 35 еллык тантанасына, зур бер гаилә булып җыелырга насыйп булсын», – дигән теләкләр белән таралыштылар алар».