Татарстан Хезмәт министрлыгы өлкәннәргә 90 программа буенча яңадан укырга тәкъдим итте
Татарстанда өлкәннәргә 90 төрле белем бирү программасы буенча яңадан белем алырга тәкъдим ителә, укуга кабул итү дәвам итә. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Актив озын гомер» программасы эшли, өлкән яшьтәге кешеләр эшләвен дәвам итә ала. Ел саен без мәшгульлек хезмәте аша эшкә урнаштырган кешеләр саны арта. Эшкә урнашу – яңа белгечлек, яңа һөнәр алу мәсьәләсе дә ул», – дип сөйләде ул.
Татарстанда эшкә сәләтле өлкән яшьтәге 2 меңгә якын кеше ярдәм чаралары исәбенә яңадан белем ала. Ихтыяҗ зур булган һөнәрләр арасында - шәхси мәгълүматлар иминлеге белгечләре, метрологлар, стандартизаторлар, станокларны көйләүчеләр, тегүчеләр, котельня операторлары, нянялар, тәрбиячеләр бар.