Санкт-Петербург Татар милли мәдәни автономиясендә татар теле курслары яңадан башлана
Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе Мәдәни үзәгендә (Чайковский урамы, 24, 6 кат) татар теле курслары яңадан башлана. Бу хакта Татарстанның Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
5 октябрьдә 15.00 сәгатьтә биредә КФУның Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәгендә методист-укытучы, Санкт-Петербург татар хатын-кызларының «Ак калфак - Нева» иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова җитәкчелегендә беренче дәрес узачак.
Татар телен моңарчы беркайчан да өйрәнмәгән, шулай ук аны өйрәнүне дәвам итүче теләгән һәркемне курсларда көтеп калалар. Яшь буенча чикләүләр юк.