Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

КФУда Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең III Яшьләр фәнни конгрессы ачылды

0

Казан федераль университетының Император залында Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең III Яшьләр фәнни конгрессы ачылды. 2025 елда чара 25 илдән килгән яшь тикшеренүчеләрне (18-35 яшьлек) берләштерде. Алар – Алжир, Азәрбайҗан, Бангладеш, Камерун, Чад, Мисыр, Индонезия, Иран, Гыйрак, Иордания, Казахстан, Ливан, Малайзия, Марокко, Нигерия, Пакистан, Палестина, Россия, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Судан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Үзбәкстан.

Конгресста актуаль белем бирү технологияләре, биомедицина һәм биотехнологияләр, архитектура, дизайн һәм сәнгать, геология һәм нефть-газ технологияләре өлкәсендәге заманча тикшеренүләр, шулай ук халыкара мөнәсәбәтләр турында фикер алышачаклар.

Ачылыш тантанасында Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, шулай ук РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Азат Кадыйров үз чыгышында конгресс делегатларына фәнне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Бүген монда уникаль идеяләр белән янып йөргән кызыклы кешеләр җыелды. Сезгә фән белән шөгыльләнүегез, бу эшне үстерүегез өчен рәхмәт. Ул безнең дөньяга алга барырга, үсәргә, һәр конкрет урында, һәр конкрет илдә һәм глобаль зур дөньяда кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә», - дип белдерде ТР яшьләр эшләре министры.

Дмитрий Таюрский, үз чиратында, конгрессны уздыру урыны очраклы рәвештә сайланмавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Казан университетында студентлар өчен 150дән артык фәнни түгәрәк эшли. «Без бу юнәлештә - эшнең саны һәм сыйфаты буенча Россия Федерациясендә лидерлар. Безне алда көткән кайнар дискуссияләр, фикер алышулар фәннең хәзерге җәмгыятьтәге ролен һәм урынын аңлауда сизелерлек алга китәргә, үз юлыңны формалаштырырга, карьера үсешен күзалларга мөмкинлек бирер дип ышанам», - дип искәртте ул.

Чара 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса