Белгечләр аферистлар турында кисәтә: «Телефон аша ышанмыйк һәм кредитлар алмыйк»
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең мошенникларны ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов бу хакта тулырак сөйләп китте.
«Бүгенге көндә аферистлар тарафыннан таралган халыкны алдау схемалары шактый күп. Аларга өйдә утырып та юлыгып була, хәтта ки берни белән шөгыльләнмәсәгез дә. Аеруча фишинг сайт системалары һәм вируслы сайт программалары буенча киң билгеле. Фишинг сайт – ул ялган яки «игезәк-сайт». Аларны мошенниклар сезнең шәхси мәгълүматларны, банк картасындагы кодларны, парольләрне алыр өчен куллана. Ә вируслы программалар – сезнең аккаунт, телефон белән сездән башка идарә итәр өчен», – дип аңлатып узды ул журналистларга.
Шулай ук хокук саклау органнары вәкиле хәзерге көндә хәтта Эчке эшләр министрлыгы сайтының да «игезәк»ләрен ясауларын ассызыклады һәм аферистлар «кармагы»на эләгәсе килмәгәннәрне сак булырга өндәде.
«Сезнең телефонга хат килсә һәм ул APK дип бетсә – бу вируслы кушымтага, программага сылтама булуы ихтимал. Мошенниклар башка төр файллар форматында да сездән вируслы программаларны ачтырырга тырышулары ихтимал. Аларның иң мөһим алымнары – сезнең белән язышып, я булмаса шалтыратып үзләренә ышандырырга тырышулары», – диде Йосыпов.
Спикер әйтүенчә, соңгы өч ай эчендә мошенниклык очраклары белән көрәшнең уңай динамикасы күзәтелә. Мисал итеп китергәндә, аферистларга бирелгән акча күләме быелның июнендә 953 миллионны тәшкил итсә, июль аенда — 575 миллион сум булса, август аенда хокук саклаучылар билгеләвенчә, татарстанлылар нибары 404 миллионнан колак каккан.
Татарстан прокуратурасы: Мошенниклар акчаларны «куркынычсыз» счетларга күчерергә куша
Татарстан Республикасы Прокуратурасының Эчке эшләр органнарының тикшерүне күзәтү бүлеге прокуроры Булат Закиров иң күп күзәтелгән эшләрне билгеләде.
«Күп кенә очракта мошенниклар акчаларны «куркынычсыз» счетларга күчерергә куша. Шулай ук алар кайбер вакытта алданучыларны банкоматка барырга яки кредит алырга үгетли. Мондый ситуациядә, халыкка шуны гына аңлау кирәк — «куркынычсызлык» счетлары беркайчан да булмады һәм юк. Ышана торган гражданнар теләсә кемгә акчаларын гына күчерә», — дип сөйләп үтте журналистларга ул.
Шулай ук спикер, мошенниклар моңарчы да иң киң таралган халыкны «төп башына утырту» алымын куллануларын билгеләп үтте. Кешеләргә: «Якыныгыз авариягә эләкте һәм аны коткару, аеруча җаваплылыктан азат итү өчен акча кирәк»,- диләр. Әнә шундый мөрәҗәгать белән күпчелек стационар телефоннан да шалтыратулар ясыйлар, андый аппарат трубкасын өлкән яшьтәге гражданнар аласын белеп торгандай.
Булат Закиров билгеләп үткәнчә, ел башыннан республика прокуратурасы мошенниклар тәэсирендә төзелгән Кредит шартнамәләрен гамәлдә түгел, дип тану турында 100 гариза җибәрелгән.
МАХта мошенниклардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр
Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси мәгълүматларны MAX мессенджерының шәхси кабинетына керү өчен бер тапкыр кулланыла торган кодлар алу аша да алданудан саклана алуларын да Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте.
«Система традицион SMS-раслауга заманча альтернатива буларак эшли һәм җинаятьчеләрнең гамәлләренә нәтиҗәле каршы торырга тиеш. Кодны бирү алдыннан махсус чат-бот кулланучыга сораулар бирә, алар рөхсәтсез керүне ачыкларга ярдәм итә. Әгәр җаваплар шик тудырса, код бирелмәячәк, ә система потенциаль куркыныч турында аккаунт хуҗасын оператив кисәтәчәк. Сервистан файдалану өчен чит кушымталарны йөкләү таләп ителми. Барысы да MAX аша эшли. Бу яхшы һәм куркынычсызрак альтернатива, чөнки бер тапкыр кулланыла торган кодларны эләктереп алу мөмкин», — дип билгеләде үтте спикер.
Шулай ук бу хакта Саклык банкының «Татарстан банкы» бүлекчәсенең куркынычсызлык идарәсе баш белгече Ольга Галләмова да кисәтте. MAX аша саклануны тоташтыру өчен кулланучыларга дәүләт хезмәтләре порталына керергә, QR-кодны сканерларга, үз телефон номерын бәйләргә һәм аны, куркынычсызлык сорауларына җавап биреп, расларга кирәк, диләр.