Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Факил Сафин: Иң мөһиме – бу берләшү иҗат оешмалары турында канун кабул итүгә китерсен иде

0

Бүген Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар Союзы белән берләшү мәсьәләсен карау өчен чираттан тыш съездга җыелды. Хәбәрчебез шул уңайдан язучылар белән сөйләшеп, аларның уй-фикерләрен белеште.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин иҗат оешмалары берләшүенә уңай каравы турында әйтте. «Иң мөһиме - шушы берләшү иҗат оешмалары турында канун кабул ителүгә китерсен иде. Яшь иҗатчыларга бу бигрәк тә мөһим дип уйлыйм», – диде ул.

«Әгәр милләтнең зур талантлы язучылары булмаса, берләшеп кенә бөек әдәбият тудырып булмас. Аллага шөкер, безнең талантлы каләм ияләре бар. Әлеге берләшүдән шәп әсәрләребезне дөньяга чыгаруда ярдәме булмый калмас, дип уйлыйм», – диде Факил Сафин.

  • Татарстан Язучылар берлеге съезды Тинчурин театры бинасында үтә.
  • Көн тәртибендә Уставка үзгәрешләр кертелү, Татарстан Язучылар берлегенең идарәсен раслау мәсьәләләре дә бар.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса