«Ел табибы — Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләр Сингапурда стажировка узачак
«Ел табибы — Ак чәчәкләр» республика конкурсында җиңгән Татарстанның иң яхшы егерме алты медицина хезмәткәре быел Сингапурга стажировкага юл тотачак. Программаны 13,4 миллион сум күләмендә финанслау дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматлар белән раслана.
Стажировканың беренче, кереш этабы Казанда уза, анда табиблар Сингапур сәламәтлек саклау системасын оештыру принципларын тирәнтен өйрәнәчәк.
Икенче, төп модуль тугыз көнлек практиканы турыдан-туры Сингапурда үтүне үз эченә ала. Программада катнашучылар илнең иң зур алты клиникасында булачак.
Искәртеп үтәбез, профессиональ мохиттә «медицина Оскары» дип аталган бәйгенең төп бүләгенә быел Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Лилия Басанова лаек булды. Җиңүчене Рөстәм Миңнеханов бүләкләде, ул чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.