Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ренат Харис: Россия язучылары һәрвакытта да татар әдәбиятына уңай карашта булган

0

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Россия Язучылар берлегенә берләшү мәсьәләсен хәл иткәндә халык язучылары да чыгыш ясады һәм үзләренең фикерен белдерде. Халык шагыйре, публицист, Россия дәүләт премиясе лауреаты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Харис бердәмлектә эш итүнең мөһим булуын билгеләде. Ренат Харис – үзе дә Россия Язучылар берлеге вәкиле, идарәдә булган әдип.

«Россия язучылары һәрвакытта да татар әдәбиятына уңай карашта булган. Нәкъ алар безнең әдәби әсәрләребезне тәрҗемә итеп дөнья мәдәнияте байлыгына әверелдерә бардылар. Без иҗат иткән әсәрләр – бер кешенең генә түгел, ә тулы бер халыкның күңел хисләрен, аның кичерешләрен сурәтли. Мин гомер-гомергә үземнең, каләмдәшләремнең шигырьләрен тәрҗемә итүчеләргә рәхмәтлемен. Рус әдәбияты язучылары белән бердәм рухта эш итү һәрвакыт безгә ярдәм итеп торды. Без илнең Язучылар берлегеннән аерым эшләгәндә, дөньякүләм әдәби цивилизациядән изоляциядә булганбыз дип саныйм. Шуңа күрә дә берләшү – кирәкле һәм мөһим гамәл», – диде ул.

Аннары Ренат Харис рус шагыйре Васил Федоровның «Ни в благодушии ленивом...» дип аталган шигыреннән цитата яңгыратты.

«Әдәбияттә бердәм булып көчләребезне берләштерү мөһим. Чувашиядә «күп тә бетә, аз да җитә, бергә-бергә булуга ни җитә?!» диләр. Бөек татар шагыйре Фатих Кәрим дә әйткән «забыв о смерти, в жизнь поверьте, любите Родину свою!/За верность Родине бессмертье – награда храброму в бою», бергә булыйк», – дип тәмамлады чыгышын халык шагыйре.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса