Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Питрәч мәчете Яңа ел каникулларында балалар ялын оештырачак

0

Питрәч авылының үзәк мәчете балаларны кышкы каникулларны файдалы итеп уздырырга чакыра. 5-9 гыйнварда анда 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен махсус программа узачак, дип яза «Алга» газетасы.

Курслар программасы балалар һәм яшүсмерләрне кызыксындырырлык итеп төзелгән. Дин нигезләрен өйрәнүдән — намаз, догалар укудан һәм Коръәннән тыш — катнашучылар өчен һәр көнне иртәнге зарядка һәм саф һавада уеннар оештырылачак. Шулай ук расписаниедә яңа белемнәрне уен формасында үзләштерергә ярдәм итә торган танып белү лекцияләре, дәресләр һәм мавыктыргыч квестлар да бар.

Дәресләр 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Барлык катнашучыларны ике тапкыр ашату каралган. Оештыручылар искәрткәнчә, программа малайлар өчен дә, кызлар өчен дә ачык.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса