Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Татарстанда газның бер кубометры бәясе октябрьдә 9,28 сумга кадәр артачак

0

Татарстанда халык өчен газ бәясен үзгәртү турындагы карар проекты әзерләнде. Документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза процедурасын уза. Проект тексты нигезендә, 1 гыйнвардан газның бер кубометры бәясе 8,55 сум тәшкил итәчәк. Бәяне икенче тапкыр арттыру 1 октябрьгә планлаштырылган, ул вакытта тариф 9,28 сумга кадәр артачак.

Шулай ук документ исәпләү приборлары урнаштырмаган абонентлар өчен куллану нормативларын регламентлый. Бу очракта түләү торакның һәм файдаланыла торган җиһазның төренә карап исәпләнә. Үзәк җылыту системасы белән җылытыла торган һәм газ плитәсе куелган фатирларда бер кеше аена 12-24,5 кубометр газ куллана.

Автоном җылыту системасы булган йортларда газ куллану нормасы – җылытыла торган мәйданның һәр квадрат метрына 8,5 кубометр. Хуҗалык корылмалары өчен аерым нормалар билгеләнгән. Мунчалар өчен норма бинаның күләменнән чыгып исәпләнә – һәр кубометрга 3,72 кубометр газ, ә теплицалар өчен норма бинаның мәйданыннан чыгып билгеләнә – һәр квадрат метрга 4,55 кубометр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса