Синоптик Шувалов яңа ел төнендә Татарстан халкын нинди һава торышы көтүе турында сөйләде
Яңа ел төнендә Казанда һава торышы бу вакыт өчен гадәти булачак, һава температурасы -10 градуска кадәр төшәчәк. «Кәеф өчен» бераз кар да яварга мөмкин, дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.
«Яхшы, йомшак, кышкы һава торышы көтелә», - диде ул.
Синоптик шулай ук елның иң тылсымлы төнендә күпчелек өлкәләрдә һава торышы бертөрле булачак дип билгеләп үтте. Самарада бераз кар явачак һәм -10 градус салкын булачак дип фаразлана. Түбән Новгородта – явым-төшемсез, -10...-12 градус, Рязаньда – кар, -8...-10 градус, Тверьда – бераз кар, -11...-13 градус, Смоленскида - бераз кар, -8...-10 градус булуы көтелә.
«Гомумән, бөтен җирдә диярлек бәйрәмгә туры килә торган кышкы пейзаж», - дип нәтиҗә ясады Шувалов.
