Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025

Мәгариф министрлыгы 2026 елны мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан итте

0

2026 ел Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Бу инициатива мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең сыйфатын күтәрүгә, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында бөтен ил буйлап балалар бакчаларындагы шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар узачак. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә, норматив-хокукый җайга салуны камилләштерүгә, оештыру-методик тәэмин итүгә, кадрлар потенциалын үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Төп бурычлар арасында - укыту һәм тәрбия чараларына экспертиза үткәрү тәртибен эшләү һәм раслау, тәрбия бурычларының нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлдерелгән мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартына үзгәрешләр кертү, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса