«Ак Барс» хоккейчылары Череповец кунакларын отты, киләсе уен 4 гыйнвар көнне булачак
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Череповецның «Северсталь» командасын 4:3 исәбенә җиңде. Уен Казанда узды.
Беренче периодның икенче минутында «Северсталь» уенчысы Александр Скоренов исәпне ачты (0:1). Уникенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Александр Хмелевский исәпне тигезләде (1:1). Унтугызынчы минутта алка «Северсталь» күпчелектә уйнаганда керде, гол авторы – команда капитаны Адам Лишка (1:2)
Икенче периодның соңгы минутында исәп кабат тигезләнде, алканы «Ак Барс» һөҗүмчесе Владимир Алистров кертте (2:2).
Өченче периодның алтынчы минутында Кирилл Семёнов «Ак Барс»ны алга чыгарды (3:2). Ундүртенче минутта Адам Лишка Казан командасы капкасына икенче алкасын кертте (3:3).
Өстәмә бишминутлыкта гол кермәде. Капкачы белән бергә-бер калып буллит бәрүләрдә «Ак Барс» өстен чыкты (4:3).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Арефьев);
- Хмелевский – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Денисенко – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
- Биро – Фисенко – Пустозёров, Фальковский – Ст. Терехов;
- Дыняк – Кателевский – Бровкин (Иванов), Жулин.
«Северсталь»
- Самойлов (Скотников);
- Ильин – Аймурзин – Танков, Калдис – Грегуар,;
- Веряев – Подшивалов – Думбадзе, Давыдов – Грудинин;
- Муханов – Абросимов – Лишка, Камалов – Буренов;
- Скоренов – Иванцов – Чебыкин, Кәримов.
«Ак Барс»ның киләсе уены 4 гыйнвар көнне узачак. «Ак Барс» – «Автомобилист» матчы Казанда 17:00 сәгатьтә башлана.
