Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025

Айлык түләү: Татарстанда кемнәргә бирелә

0

Татарстанда яшәүчеләрнең кайбер категорияләре айлык акчалата түләү алырга хокуклы. Әлеге ярдәм чарасының кемгә тиешлеге турында «Татар-информ» материалында.

Айлык түләүгә кемнең хокукы бар

- билгеләнгән инвалидлыклары булган гражданнар;

- сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар;

- сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган катнашучыларның туганнары;

- Бөек Ватан сугышы вакытында балигъ булмаган яшьтә фашист концлагерьларында булган затлар;

- техноген аварияләр яки атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация йогынтысыннан зыян күргән гражданнар;

- СССР һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм РФ Хезмәт Геройлары, шулай ук Дан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары.

Әгәр граждан бер үк законда каралган берничә нигез буенча берьюлы түләү алу хокукына ия булса, акчалата ярдәм аларның берсе — түләүнең иң зур күләме каралган нигез буенча гына билгеләнәчәк.

Әгәр түләүләрне билгеләү өчен нигезләр төрле норматив актларда беркетелгән булса, граждан айлык акчалата түләүне нинди нигез буенча алачагын мөстәкыйль сайлый ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса