Хөкүмәт Россия электромобильләре өчен түләүле трассалар буенча бушлай йөрүне озайтты
Россия Хөкүмәте 2026 елга үзебездә җитештерелгән электромобильләр өчен түләүле автотрассалар буенча бушлай йөрү хокукын саклап калу турында карар кабул итте. Бу хакта беренче вице-премьер Денис Мантуров хәбәр итте, аның сүзләрен «ТАСС»китерә.
Әлеге ярдәм чарасы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады: 2025 ел нәтиҗәләре буенча бирелгән ташламалар күләме 40,3 млн сум тирәсе тәшкил итте. Мантуров билгеләп үткәнчә, ирекле йөрү мөмкинлеге гражданнар өчен электрокар сатып алганда әһәмиятле стимул булып тора, бу, үз чиратында, ил эчендә мондый транспорт җитештерү үсешенә ярдәм итә.
Беренче вице-премьер ташламаларны озайту шәхси машина хуҗалары өчен генә түгел, бизнес өчен дә, аерым алганда, таксопарклар һәм зарядка инфраструктурасы операторлары өчен дә мөһим, дип ассызыклады. Киләсе елда түләүсез йөрүне тәэмин итү таксомотор компанияләренә Россия электромобильләрен сатып алу буенча инвестиция программаларын гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, ташламаларны саклау зарядка станцияләре операторлары өчен нәкъ менә түләүле магистральләрдә тиз «зарядка» челтәрен киңәйтергә этәргеч булачак, электр транспортының тотрыклы трафигына исәп тотып.
