Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда быел илкүләм проект кысаларында 33 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланачак

0

Татарстанда 2026 елда республиканың 16 районындагы 33 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау планлаштырыла. Эшләр «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.

Финанслауның гомуми күләме 150 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышында республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

«Соңгы биш елда мобиль поликлиникалар 775 торак пунктка килде, 190 мең пациентны тикшерде, 326 мең кешене кабул итте, 25 мең 145 яңа авыру очрагын ачыклады», – дип билгеләде Абашев.

Хәзерге вакытта республикада авыл халкына 43 үзәк район хастаханәсе медицина ярдәме күрсәтә. Аларның структурасында 1663 фельдшер-акушерлык пункты эшли, шуларның 334е капиталь ремонтка мохтаҗ. Моннан тыш, төбәктә 27 күчмә мобиль комплекс, шул исәптән ерак районнарга барырга мөмкинлек бирә торган биш мобиль поликлиника эшли.

Абашев ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Рәисе беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү программасын үзгәртүне раслады: төбәк яңа фельдшер-акушерлык пунктларын төзүдән гамәлдә булганнарын капиталь ремонтлауга күчә. Сәламәтлек саклау министрлыгы бәяләвенчә, яңарту программасы якындагы 5-6 елда тәмамланачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса