Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан галимнәре Ташкентта Казан ханлыгы шагыйре Кол Шәрифнең әсәрен тапкан

0

Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Исмәгыйль Гыйбадуллин Ташкентта Казан ханлыгы чорында яшәгән шагыйрь Кол Шәрифнең газәлләре табылуын әйтте. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул Ташкентка экспедициягә барулары һәм Кол Шәрифнең җәмәгатьчелек арасында киң таралмаган әсәрләре турында сөйләде.

«Декабрь аенда без, институтыбызның башка хезмәткәрләре белән бергә, Үзбәкстанга экспедициягә бардык. Сәфәрнең максаты – безнең тагын бер күренекле шагыйребез Кол Галинең тормышы һәм иҗаты турында материаллар, мәгълүматлар эзләү иде. Бу юлы, кызганыч, Кол Гали турында яңа мәгълүматлар таба алмадык. Ике Казан литографик басмасы гына очрады: аның «Кыйссаи Йосыф» әсәренең 1841 һәм 1842 елларда чыккан нөсхәләре. Аларның берсе сәүдәгәр Мортаза Апанаевның хатыны Гайниҗамал акчасына бастырылган. Әмма бу басмалар, мөгаен, Казанда безнең кулда да бардыр, мин моны махсус тикшермәдем», – диде ул.

Аның әйтүенчә, XIII гасырда язылган «Кыйссаи Йосыф» – Коръәндәге Йосыф пәйгамбәр кыйссасына нигезләнгән беренче төрки телле поэтик әсәр дип санала. Шуңа күрә ул Идел буе төбәкләрендә, Кырымда, Кече Азиядә һәм Азәрбайҗанда киң таралган, бу әсәрнең күп төрле кулъязма нөсхәләре сакланган.

«Йосыф һәм Зөләйха турында соңрак чорда яшәгән шагыйрьләр тарафыннан язылган башка поэмалар да бик күп барлыкка килгән. Ташкентта без Низами Хирави һәм Габд ар-Рахман Җәми язган фарсы поэмаларының, чагатай шагыйре Дүрбәкнең төрки поэмасының, XVIII гасырда яшәгән төрекмән шагыйре Андәлибнең һәм тагын да соңрак чор – харәзем шагыйре Мунисның әсәрләренең күп кулъязмаларын күрдек. Бу авторларның барысы да, нигездә, Кол Галинең чыганакларга таянган. Аларның әсәрләрен Йосыф пәйгамбәр, ягъни Библиядәге Йосыф Гүзәл образы тарихын яһүди-христиан мотивлары аша, лирик-мәхәббәт рухында яңача аңлаткан бердәм традиция кысаларында карарга мөмкин», – диде тарихчы.

Ләкин, галим сөйләвенчә, бу экспедициядә көтелмәгән табыш – Кол Шәрифнең газәле булган. «Без аны XIX гасырда Харәземдә төзелгән бер поэтик антологиядә – баязда таптык. Анда фарсы һәм төрки авторларның күп шигырьләре бар иде, һәм шулар арасында Кол Шәрифнең бик кыска, нибары биш бәеттән торган газәле дә очрады», – диде ул.

Фото: "Единомыслие" Телеграм каналыннан алынды.

Моңа кадәр Кол Шәриф иҗатын өйрәнү белән татар филологы, Чаллыдан Әнвәр Шәрипов шөгыльләнгән булган. «Ул әле 1997 елда ук Кол Шәрифнең дүрт газәлен урнаштырды, кечкенә генә китап чыгарды. Анда шулай ук «Кыйссаи Ир Хубби Хаҗа» поэмасының һәм «Зафарнамәи вилаяте Казан» әсәренең тәрҗемәләре дә бар иде», – диде Исмәгыйль Гыйбадуллин.

«Без тапкан газәл, күренгәнчә, Кол Шәриф әсәрләренең татар кулъязма нөсхәләрендә сакланмаган. Әмма Харәземдә һәм Мәвәрәннәһердә аның башка газәлләрен дә табарга мөмкин. Гадәттә, шагыйрьләр йөзләгән, хәтта меңләгән газәл калдыра торган булган. Мәсәлән, Һиндстаннан Әмир Хөсрәү Дәһләви кебек газәл осталарын искә алсак, моны ачык күрәбез. Кол Шәриф бары дүрт-биш газәл генә язган була алмый. Минемчә, аның дистәләрчә газәле Үзәк Азия илләре һәм башка мөселман дәүләтләре китапханәләрендә әле дә Татарстан галимнәрен көтеп ята», – дип саный галим.

Шул ук вакытта, Ташкентта «Кыйссаи Ир Хубби Хаҗа» әсәренең тагын ике кулъязма нөсхәсен тапканнар. «Алар Әнвәр Шәрипов урнаштырган варианттан шактый нык аерыла. Бу да зур ачыш дәрәҗәсендә тора, чөнки нәкъ менә шушы нөсхәләр нигезендә киләчәктә поэманың тулы фәнни-критик басмасын әзерләргә мөмкин», – ди Исмәгыйль Гыйбадуллин.

«Әсәр Харәземдә һәм, гомумән, Үзәк Азиядә хөрмәт ителгән суфый изгеләрнең берсенә багышланган. Кол Шәриф ясавия тәрикаты шәехе булган, ә Хубби Хаҗа нәкъ менә бу юнәлеш тарафдарлары тарафыннан изге зат итеп кабул ителгән. Аның тарихи прототибы турында төгәл мәгълүматлар сакланмаган, әмма суфый авторлар аны төрки ясавия шәехе Хәким-Ата белән бәйләгән, кайчакта хәтта аның улы дип тә атаган. Хәким-Ата – шәех Әхмәт Ясәвинең иң якын шәкерте, Идел-Урал төбәгендә ХХ гасыр башына кадәр киң таралган «Бакырган китабы» авторы», – диде тарихчы.

Аның фикеренчә, шуңа күрә Хубби Хаҗа турындагы поэма да ата-бабаларыбызның рухи мирасының бер өлеше булып тора. «Ул безнең Харәзем белән, гомумән Үзәк Азия белән, Әхмәт Ясәви нигез салган һәм иран суфичылыгыннан үзенчәлекле төрки сыйфатлары белән аерылып торган суфыйлык учагы белән бәйләнешебезне күрсәтә», – диде ул.

  • Газәл – традицион мөселман поэзиясенең аерым бер формасы. Ул бигрәк тә фарсы әдәбиятында киң таралган, әмма төрки әдәбиятта да зур үсеш алган. Күпчелек очракта болар – мәхәббәт яки дини-мистик эчтәлекле кыска шигырьләр. Суфый поэзиясендә кешеләр арасындагы романтик мәхәббәт белән Аллаһы Тәгаләгә булган мистик мәхәббәт бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, уртак образларга һәм метафораларга таяна.
  • «Газәлләр икеюллыклардан – бәетләрдән тора. Һәр икенче юлда бөтен газәл өчен уртак рифма кабатланырга тиеш, ә соңгы бәеттә автор, гадәттә, үз исемен яки әдәби тәхәллүсен атый. Нәкъ менә шул сәбәпле без бу табышны ачыклый алдык. Без тапкан газәлдә Кол Шәриф үз-үзенә мөрәҗәгать итә: «Әлә әй, Кол Шәриф бәндә» (И-й, Аллаһ колы Кол Шәриф!) – дип аңлатты Исмәгыйль Гыйбадуллин.

«Кол Шәриф Аллаһы Тәгаләгә булган мәхәббәте турында яза. Бу мәхәббәт аны иртән-иртүк күз яшьләре түгәргә мәҗбүр итә, йөрәген тулысынча яндыра. Ул бу фани дөньядан ваз кичәргә, аны вакытлы тукталыш кебек үтеп чыгарга кирәклеген әйтә. Кеше бөтен нәрсәдән мәхрүм булып, рухи ялангачлыкта Аллаһ каршына басарга тиеш, ди ул. Без шуны беләбез: Кол Шәрифнең гомер юлы шәһитлек белән тәмамланган. Ул туган шәһәрен яклап һәлак булган. Ул үзенең шәкертләре һәм мөридләре белән бергә Казан кирмәнендә, үз мәдрәсәсе янында, батырларча җан биргән», – дип искәртте тарихчы-галим.

Исмәгыйль Гыйбадуллин әлегә бер генә газәл тапканнарын билгеләп үтте. «Әмма мин бу ачыш очраклы гына калмас, киләчәктә Үзбәкстандагы кулъязма антологияләрдән Кол Шәрифнең башка газәлләре дә табылыр дип өметләнәм. «Кол Шәриф – исеме Казанның һәм татар халкының иң зур символларының берсенә әйләнгән шәхес. Ул безнең өчен очраклы шәхес түгел. Аның язмышында татар халкының катлаулы һәм фаҗигале тарихы чагыла. Шуңа күрә без аның мирасын сакларга, өйрәнергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы, аны бөртекләп җыярга тиешбез», – диде ул.

«Кол Шәриф сәед, Пәйгамбәр Мөхәммәд нәселеннән булган кеше, суфый шәех һәм мистик, рухи юлны тирәнтен белгән галим, дин белгече һәм шәһит. Ханнар һәм идарәчеләр бик күп килеп киткәннәр, ә Кол Шәриф кебек кешеләр халыкның күңелендә һәм хәтерендә мәңге калган. Ни өчен шулай булуын аңлар өчен, Кол Шәрифнең иҗатына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу газәл аеруча ачык күрсәтә: аны Аллаһы Тәгаләгә булган фидакәр мәхәббәт, Илаһи хакыйкатьтә эреп югалу теләге алып барган. Аның максатлары дөньялыкка бәйле, вак-төяк омтылышлар түгел», – дип ачыклык кертте Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса