Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлки районы Базарлы Матак авылында чишмә ачылды

0

Әлки районы үзәгендәге Шәүкәт мәчете янында чишмә ачу тантанасы узды. Бу – Әлки җирлегендә мәчет каршында ачылган дүртенче чишмә, дип хәбәр итте «Әлки хәбәрләре».

Чишмәне ачу тантанасында җыелган халыкны район башлыгы Александр Никошин сәламләгән. Ул әлеге изге корылма эшенә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт җиткергән.

«Чишмәләр булдыру, халыкны сулы итү мәчет төзү кебек изге гамәлләрдән санала», - дип чыгыш ясаган район мохтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев.

Тантанада чишмә төзелешенең төп игәнәчесе, Татарстан Республикасы җәмәгать палатасы әгъзасы, «Меценатлар» игәнәчеләр берләшмәсен оештыручы Азат Гайнетдинов та катнашкан. Ул соңгы елларда республикада мәхәлләләр каршында чишмәләр торгызуга зур игътибар бирелүен, бу изге хезмәткә әлкилеләр актив кушылуын билгеләп үткән.

«Халыкны саф, шифалы су белән тәэмин итү корылмасы төзелешендә матди һәм финанс ярдәме күрсәткәннәрне Аллаһы Тәгалә зурласын», - диде Шәүкәт мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов.

Чишмә төзелешендә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылган.

Ахырдан бәйрәм тантанасында җыелган бар халык янәшәдәге мәдрәсә бинасында хәзерләнгән мул табын артына чакырылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса