Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Икенчел торакка ихтыяҗ арта, шәхси төзелешкә – кими: Казанның торак базарын нәрсә көтә

0

2025 елда Казанның торак базары акрынлап «аякка баса» башлады. Төп һәм ипотека ставкалары кимү нәтиҗәсендә яңадан ихтыяҗ күзәтелә башлады, әмма сатып алучылар элеккечә югары бәяләр һәм ташламалы программаларның чикләүләре белән очраша. 2026 елда торак базар нинди булыр һәм торакның нинди сегментларына ихтыяҗ күзәтеләчәк – «Татар-информ» материалында.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

2026 елда базарның төп проблемаларының берсе кичектереп түләү (рассрочка) булырга мөмкин

2024 ел катлаулы булды – күчемсез милек базарында котычкыч югары ипотека ставкалары гамәлдә булды, ташламалы программалар бетерелде һәм кредит бирү шартлары кырысланды. 2025 елда исә вазгыять акрынлап тотрыкланды, дип билгели экспертлар.

Торак төзелеше бердәм мәгълүмат системасына караганда, узган елның декабрендә ипотека буенча уртача ставка еллык 21,2 процент тәшкил иткән. Ел башында кредитлар күпкә кыйммәткәрәк төшкән – икенчел базарда уртача 29,3 процент һәм беренчел базарда 28,9 процент.

Декабрьдә төп ставка 16 процентка кадәр кимеде. Экспертлар акча-кредит сәясәте алга таба йомшарырга мөмкин, дип саный. Әмма ставкалар әлеге дәрәҗәдә сакланса, базар яңа кыенлыклар белән очрашырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе әгъзасы, «Бәхетле йорт» агентлыгы җитәкчесе Анастасия Гыйзәтова әйтүенчә, 2026 елда базар өчен төп проблемаларның берсе кичектереп түләү (рассрочка) булырга мөмкин. Кичектереп түләү программалары бетерелергә тора.

Экспертлар акча-кредит сәясәте алга таба йомшарырга мөмкин, дип саный. Әмма ставкалар әлеге дәрәҗәдә сакланса, базар яңа кыенлыклар белән очрашырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Төзүчегә кичектереп түләү мөмкинлеге – ул фатир өчен өлешләп түләү ысулы. Бу очракта торак сатып алучы турыдан-туры девелоперга түли. Ипотекадан аермалы буларак, монда банк катнашмый: төзүче кредит бирми, әмма закон буенча торак өчен түләүне берничә этапка бүлә ала.

«Өлештәшләр я тулысынча түләргә, я базар ипотекасына күчәргә тиеш булачак. Әгәр рефинанслау ставкасы 16 проценттан югары булмаган ипотека рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган дәрәҗәгә кадәр кимемәсә, мондый фатирлар яңадан базарда барлыкка киләчәк», – дип билгеләде ул.

«Беренчел торак базарының киләчәге Үзәк банк карарларына һәм кредитлау шартларына бәйле»

Экспертлар фикеренчә, Казанның яңа төзелеш объектлары базары 2025 елны чагыштырмача тотрыклы динамика белән тәмамлады. «Яндекс Недвижимости» мәгълүматларына караганда, декабрьдә бер квадрат метрның медиана бәясе 257 мең сум тәшкил иткән. Бу ноябрьдәге дәрәҗәдән 2,5 процентка югарырак.

«Пульс Продаж Новостроек» сервисының тикшеренүе мәгълүматлары нигезендә, 11 ай дәвамында казанлылар 8,1 мең өлешле килешү төзегән – узган ел дәрәҗәсендә диярлек. Шул ук вакытта килешүләрнең шактый өлеше ипотека кредитының йомшаграк параметрлары һәм түбәнрәк төп ставка шартларында төзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га «Яндекс Недвижимости» коммерция директоры Евгений Белокуров сөйләде.

Казанның яңа төзелеш объектлары базары 2025 елны чагыштырмача тотрыклы динамика белән тәмамлады

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Ул билгеләп үткәнчә, 2026 елда сатып алучыларның активлыгы ипотека программалары шартларына һәм төзүчеләрнең акция тәкъдиме, бонуслардагы активлыгына бәйле булачак.

«Флэт» директорының партнерлар белән эшләү буенча урынбасары Елена Гнедкова фикеренчә, күп нәрсәне Үзәк банкның сәясәте һәм төп ставка кимү тизлеге билгеләячәк. Эксперт күрсәткеч киләчәктә 15 процентка кадәр, ә иң яхшы очракта 12 процентка кадәр кимергә мөмкин, дип фаразлады.

«Икенчел торакка ихтыяҗ 2026 елның икенче кварталында арта башлаячак»

Казанның икенчел базарында динамика шулай ук бик актив түгел. 2025 елның декабрендә бер квадрат метрның медиана бәясе 195 мең сум тәшкил иткән, бу ноябрьдәге дәрәҗә белән чагыштырганда 2 процентка югарырак. Ел дәвамында уртача айлык үсеш 1 проценттан артмаган. Евгений Белокуров сүзләренчә, бу күрсәткечләр бәяләрнең тотрыклылыгы һәм сатып алучыларның уртача активлыгы турында сөйли.

2025 елның декабрендә бер квадрат метрның медиана бәясе 195 мең сум тәшкил иткән

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«2026 елда икенчел торак базары шундый ук схема буенча үсүен дәвам итәчәк: ихтыяҗны әзер торак белән кызыксына торган сатып алучылар тәэмин итәчәк, ә бәяләр динамикасы элеккечә макроикътисади вазгыятькә һәм ипотека кредиты шартларына бәйле булачак. Гомумән алганда, 2026 елда Казанның күчемсез милек базарында ихтыяҗ һәм бәяләр артык үзгәрмәскә мөмкин», - дип ассызыклады ул.

«Флэт» сатулар бүлеге җитәкчесе Фарсель Иматов фаразлавынча, 2026 елның беренче кварталында беренчел күчемсез милеккә карата кызыксыну югары булачак. Бу гаилә ипотекасы программасына 2026 елның февраленнән кертеләчәк үзгәрешләр белән бәйле.

Икенче кварталдан икенчел торакка ихтыяҗ сизелерлек дәрәҗәдә артачак. Бүгенге көндә икенчел торак базары еш кына яңа төзелеш объектлары белән чагыштырганда күпкә кулайрак бәяләр тәкъдим итә. Шулай ук мондый торакка, йортны еллар буе көтмичә, тиз арада урнашып яши башларга була.

Моннан тыш, кертемнәр буенча ставкалар (якынча 14 процент) акрынлап инвесторлар өчен җәлеп итүчәнлеген югалта, дип өстәде эксперт. Алар альтернатив инвестицияләр эзли башлады.

Анастасия Гыйзәтова: Бүгенге көндә иң зур кызыксыну 5-7 ел элек төзелгән икенчел торакка юнәлтелгән, әмма мондый фатирларны ташламалы программалар белән сатып алып булмый

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Ташламалы ипотека ихтыяҗны арттырган төп фактор булды»

Югары базар ставкалары шартларында ташламалы ипотека 2025 елда торак базарында ихтыяҗны саклап калуның төп инструментларының берсе булды.

Анастасия Гыйзәтова сүзләренчә, бүгенге көндә иң зур кызыксыну 5-7 ел элек төзелгән икенчел торакка юнәлтелгән. Әмма мондый фатирларны ташламалы программалар белән сатып алып булмый. Нәтиҗәдә сатып алучылар беренчел торак базарындагы объектларны сайлый.

Эксперт аңлатканча, яңа төзелеш объектларының бәясе сатып алу ысулына да карый: объект тере акчага сатып алганда бер бәягә, ә ташламалы ипотека ярдәмендә алганда икенче бәягә сатылырга мөмкин.

«2026 елның 1 февраленнән гаилә ипотекасы программасының элеккеге шартлары гамәлдән чыгарылу сәбәпле, хәзер 8-10 млн сумга кадәр бәяле торак янына якын да килеп булмый. Мондый фатирларны әлеге ташламалы шартлардан файдалана ала торган гаиләләр эләктереп өлгерергә тырыша, диде «Татар-информ» әңгәмәдәше.

Татарстанда быел махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре өчен яңа социаль ипотека программасы булдырылды

Фото: ТР Рәисе сайтыннан

Исегезгә төшерик, Татарстанда быел махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре өчен яңа социаль ипотека программасы булдырылды. Аны гәмәлгә кертү турында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов августта Дәүләт торак фондының 30 еллыгын һәм «Салават күпере» торак районының 10 еллыгын бәйрәм иткәндә белдерде. Программа махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ипотека буенча өстенлекле тәртиптә еллык 7 процент белән фатир алырга мөмкинлек бирәчәк.

Гаилә ипотекасының әһәмиятен федераль дәрәҗәдә дә берничә тапкыр расладылар. Россия Президенты Владимир Путин 19 декабрьдә «Ел нәтиҗәләре» вакытында программаны алга таба камилләштереп бетерергә кирәк, дип белдерде. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, арзанлы торак гаиләләргә һәм демографик сәясәткә ярдәм итүнең мөһим элементы булып кала.

«Шәхси торак базары элеккеге хәлгә кайта»

Бүгенге көндә Татарстанда шәхси торак төзелеше элеккечә барлык яңа торакның 70 проценттан артык өлешен формалаштыра, әмма сатуларда ипотека алу мөмкинлеге чикле булу бик нык чагыла. Бу хакта «Татар-информ»га «Строитель Вуман» компаниясе генераль директоры, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Ландыш Шәрифуллина сөйләде.

Аның сүзләренчә, макростатистика уңай күренә: 2026 елда шәхси торак төзелеше 20 процентка һәм аннан да күбрәккә артырга тиеш, дип бәяләнә. Шул ук вакытта өстәлгән бәягә салым һәм материалларга бәяләр арту проектларның бәясендә исәпкә алынган – төзелешнең үзкыйммәтенә 15-20 процент өстәләчәк.

Ландыш Шәрифуллина: Якындагы елларда үз йортың белән яшәү хәлле кешеләрнең өстенлегенә әвереләчәк

Фото: Ландыш Шәрифуллина тәкъдим итте

Базарны зур сегментлашу һәм элиталашу процессы көтә, дип саный эксперт.

«Якындагы елларда үз йортың белән яшәү хәлле кешеләрнең өстенлегенә әвереләчәк. Ипотека Үзәк банк ставкасы бераз кимегән очракта да кыйммәт булып калачак», - дип ассызыклады ул.

Төзүчеләр өчен бу яңа модельгә күчүне: демпингтан баш тарту, түләргә сәләтле аудитория белән эшләү, инфраструктуралы, энергия нәтиҗәлелеге һәм сервислы комплекслы продуктны үстерү, шулай ук үзкыйммәтне һәм логистиканы кырыс контрольдә тотуны аңлата.

«2026 елда базар яңадан формалашачак. Дәүләт салым механизмнары һәм югары ставка аша артык кызган массалы сегментны «суыта». Шәхси торак базары элеккеге хәлгә кайта: бу конвейер сыман йортлар салу түгел, ә сыйфатлы, ышанычлы һәм индивидуаль форматта булдырылган объектлар төзү булачак», – дип йомгаклады сүзен Шәрифуллина.

Экспертлар 2026 елда шәхси торак сегменты ныгыячак, дип саный

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Көтәргә һәм сайларга кирәкми – шәхси торак арзанланмаячак»

Анастасия Гыйзәтова фикеренчә, шәхси торак төзелеше – базарның иң тотрыклы сегментларының берсе. Күп кенә коттедж бистәләре кичектереп түләү системасы яки минималь беренчел кертем түләү мөмкинлеге белән участок сатып алырга тәкъдим итә. Бу торак мәсьәләсен этаплап, банк продуктларын җәлеп итмичә хәл итәргә мөмкинлек бирә.

«Шәхси торак базары төзелеш материаллары, өстәлгән бәягә салым һәм башка факторлар арту фонында тотрыклы булып калачак. Бу квадрат метрның бәясендә чагылачак. Торак йорт сатып алырга планлаштыручыларга тизрәк эш итәргә, көтмәскә һәм сайламаска киңәш итәм, шәхси торак арзанланмаячак», - дип билгеләде эксперт.

«Флэт» компаниясенең шәхси торак юнәлеше җитәкчесе Денис Хохлов шулай ук Татарстанда шәхси торакка ихтыяҗ тотрыклы булуын ассызыклады. Ташламалы ипотека программалары һәм төзүчеләрнең эскроу-счетларга күчүе белән бәйле чикләүләр вазгыятькә бик каты тәэсир итми. Югары ставкалы катлаулы чорда базарда үз урынын саклап калган компанияләр яңа шартларга җайлашты һәм тотрыклы проектлар тәкъдим итүен дәвам итә.

«2026 елда ипотека буенча ташламалы шартлар стратегик роль уйнаячак.

Дәүләт ярдәмен гамәлдән чыгардылар. Хәзер бездә клиентларның билгеле бер катламы ташламалы шартларда шәһәр читендә йорт сатып ала алмый. Гаилә ипотекасы калды, әмма февральдә шартлар үзгәрергә мөмкин. Димәк, барысы да дәүләткә һәм аның балалы гаиләләргә ни дәрәҗәдә ярдәм итәргә әзер булуына бәйле булачак», - дип нәтиҗә ясады Хохлов.

Экспертлар 2026 елда шәхси торак сегменты ныгыячак, дип саный. Базар сыйфатлы йортларга һәм инфраструктурага инвестицияләргә әзер һәм түләргә сәләтле клиентларга юнәлгән булачак.

Александра Давыдова, «Татар-информ»




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса