Казанның «Черек күл» паркындагы шугалакта Илья Авербухның кышкы фестивале узачак
Җомга, 16 гыйнварда, Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагында Илья Авербухның Winter Fest кышкы фестивале узачак. Чарага килгән кунаклар фигуралы шуу буенча мастер-классларда катнаша, Россиянең фигуралы шуу йолдызлары катнашындагы боз тамашасын карый, кайнар чәй белән сыйлана һәм фестиваль партнерыннан бүләкләр уйнатуда катнаша алачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.
Бәйрәм программасы 12:00 сәгатьтә башлана: кунакларны кайнар эчемлекләр, актив уеннар һәм бүләкләр көтә. 15:00 сәгатьтә шугалакта фигуралы шуу буенча ачык мастер-класс узачак. Аны Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух үткәрәчәк.
Фестиваль боз тамашасы белән тәмамланачак. Ул 19:00 сәгатьтә башланачак. Бозда фигуралы шуу йолдызлары Алексей Ягудин, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин, Албена Денкова һәм Максим Ставиский, Артем Ковалев, Ксения Синицына, Матвей Ветлугин, Мария Голубева һәм Алексей Усков, Андрей Ежлов һәм Софья Шевченко, шулай ук Казан фигуралы шуучылар чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Чарада катнашу ирекле.
