Россиядә яңа җиңел автомобильнең уртача бәясе 3,48 млн сумга кадәр арткан
Россиядә яңа җиңел автомобильнең уртача бәясе 10 процентка – 3,48 млн сумга кадәр арткан. Мондый саннарны 2025 елның декабре нәтиҗәләре буенча уздырылган «Автостат Оперативка» матбугат конференциясе вакытында атадылар.
«Узган елның декабре белән чагыштырганда, бәяләр 10 процентка арткан», – диде «Автостат»ның башкарма директоры Сергей Удалов.
Тотылган автомобильнең уртача бәясе – 1,31 млн сум. 2024 елның декабре белән чагыштырганда 8 процентка кыйммәтрәк.
Автоэксперт Игорь Моржаретто «Татар-информ» белән әңгәмәдә 2025 елда яңа җиңел автомобильләргә бәяләр артуны шәрехләде. Аның фаразы нигезендә, 2026 елда бәяләр тагын ким дигәндә 10 процентка артачак.
«Иң яхшы очракта базар быелгы дәрәҗәдә калачак. Бәяләр бик югары. Утильләштерү җыемы һәм өстәлгән бәягә салым арту сәбәпле, алар ел дәвамында тагын 10 процентка артачак», - дип саный автоэксперт.
Элегрәк билгеле булганча, Россия автобазары 2025 елда 2022 елдан беренче тапкыр 16 процентка арзанайды.
