Казанның үзәк чыршысын 15 гыйнварда сүтә башлаячаклар
Татарстан башкаласының Казан гаилә үзәге янында урнаштырылган үзәк шәһәр чыршысын пәнҗешәмбе, 15 гыйнварда, сүтә башлаячаклар. Бу хакта Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итә.
35 метрлы конструкция алдагы еллардагыча 76,5 мең гирляндадан торган масштаблы инсталляция белән бизәлгән иде. Ул 1280 гирляндадан торган 60 метр диаметрлы «Шатер» гөмбәзле мультимедиалы инсталляциясе белән бергә эшләде.
Шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы 23 декабрьдә булды. Ул көнне чыршы янында ачык һавада «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсе, бәйрәм сәүдә рәтләре һәм Яңа ел ярминкәсе оештырылган иде.
