Рөстәм Миңнеханов «Рубин»ның яңа тренеры Франк Артига белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рубин» ның яңа тренеры Франк Артига белән очрашты. Бу хакта үзенең телеграм-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Таныш булыгыз, Франк Артига. «Рубин»ның яңа тренеры. Рөстәм Миңнеханов инде танышты», - дип язган Галимова.
Кичә Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубының элеккеге баш тренеры Рәшит Рәхимовны кабул итеп, аңа уңышлар теләгән иде.
