Татарстанның яшь галимнәре торак шартларын яхшырту өчен 1,3 млн сум ала алачак
Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү буенча масштаблы программа эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Тиешле документ проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Программа перспективалы фәнни кадрларга торак грантлары бирүне күздә тота. Конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр торак шартларын яхшырту өчен 1,37 млн сум алачак.
Акчаларны фатир сатып алганда беренчел кертемгә, инде сатып алынган торакка түләүләрне башкарганда яисә ипотека кредитын түләүгә тотарга рөхсәт итәчәкләр. Программада катнашучының билгеләнгән таләпләргә туры килүе һәм расланган фәнни казанышлары булу мәҗбүри шарт булачак.
Дәүләт ярдәменә 35 яшькә кадәрге фәннәр кандидатлары һәм 40 яшькә кадәрге фәннәр докторлары дәгъва итә алачак. Шулай ук фән өлкәсендә кимендә өч ел эш стажы, фәнни эшчәнлегенең әһәмиятле нәтиҗәләре булу һәм торакка мохтаҗ буларак исәпкә куелган булуы таләп ителәчәк.
