Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гыйнварның беренче ункөнлегендә Татарстанның көнбатышында бер айлык норма кар яуган

0

Кар, һава температурасы һәм атмосфера басымы үзгәрешләре – Татарстанда бу кышның һава торышы үзенчәлекләре шундый. Республиканың кайбер районнарында кар күп яуды. Бу хакта «Татар– информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«3-4 гыйнварда кар күп яуды. Гыйнвар башыннан иң күп явым-төшем республиканың көнбатыш өлешендә булды. Казанда – 29,5 мм, Яшел Үзән районында – 33 мм, Кайбыч районында – 26 мм, Арча районында – 31 мм», – дип билгеләп үтте ул.

Гыйнвар аенда Казанда айлык явым-төшем нормасы 45,7 мм, тулаем республика буенча 33,2 мм тәшкил итә. Шулай итеп, төбәкнең көнбатышында явым-төшем күләме айлык нормага якынлаша, ә көнчыгыш өлешендә кар 1,5-2 тапкырга азрак яуган.

Гыйнварның беренче декадасы Казанда климат нормасыннан бераз җылырак булды. Ләкин икенче декада себер циклоны килү сәбәпле, салкын булыр дип көтелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса