Азнакайда иң яхшы укытучылар һәм тәрбиячеләр билгеләнде
Азнакайда «Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе» республика бәйгеләренең муниципаль турына нәтиҗә ясалды. Бу хакта «Азнакай» газетасы хәбәр итте.
Педагогларга ярдәм итү, укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, белем һәм тәрбия бирүнең заманча педагогик алымнарын ачыклау максаты белән үткәрелә торган әлеге бәйге сигез мәйданчыкта узган. Анда 50 педагог осталыгын сынап караган.
Бүген «Тау» яшьләр үзәгендә район күләмендә җиңү яулаган укытучылар һәм тәрбиячеләрне бүләкләү тантанасы узган. Иң оста педагоглар район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, Азнакай районы хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов һәм «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары» иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур Идиятов кулыннан акчалата грантлар алган.
«Педагогик дебют» номинациясендә (яшь белгеч) 1нче номерлы мәктәптән Миләүшә Кәримова, «Ел укытучысы» номинациясендә 2нче номерлы мәктәптән Альбина Агишева беренче урынга лаек булган.
19нчы номерлы «Тамчыкай» балалар бакчасыннан Алсу Игътисамова «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең район этабы җиңүчесе дип танылган. Татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр арасында 18нче номерлы «Улыбка» балалар бакчасыннан Резидә Шәрифуллина җиңү яулаган.
Җитәкчеләр «Иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгесендә беренче булган 2нче номерлы мәктәп укытучысы Фәридә Мөхлисованы да тәбрикләгән.
