Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда балалы ата-аналар керемгә салымны азрак түли ала

0

Эшләүче ата-аналар салым ташламасыннан файдалана ала. Балалар үстерүче гражданнар керемгә салымны азрак түләү мөмкинлегенә ия.

Салым ташламасына биологик ата-аналар, уллыкка һәм тәрбиягә бала алучылар, опекуннар һәм попечительләр исәп тота ала.

Ташлама ата-аналарның һәркайсына аерым бирелә. Берүзе бала үстерүче гражданнарга салым ташламасы икеләтә күләмдә билгеләнә.

Ташлама алу өчен төп таләпләр:

  • рәсми эштә эшләү һәм керемгә салым түләү;
  • ташлама балага 18 яшь тулганчы бирелә, бала көндезге бүлектә укучы студент булган очракта 24 яшькә кадәр озайтыла;
  • ташлама гражданның ел башыннан бирле алган хезмәт хакы суммасы 450 мең сумнан артканчы гамәлдә була (мәсәлән, граждан аена 45 000 сум хезмәт хакы алган очракта, ташлама гыйнвардан октябрьгә кадәр гамәлдә була, ә ноябрьдән башлап ташлама яңа елга кадәр бирелми тора).

Ташлама күләме

Ташлама ай саен бирелә һәм балалар саныннан чыгып исәпләнә: беренче балага 1,4 мең сум, икенче балага 2,8 мең сум, өченче һәм аннан соңгы балаларга 6 мең сум, инвалид бала өчен өстәмә 12 мең сум.

Ташламаны ничек рәсмиләштерергә

2025 елдан башлап эш бирүчеләр балалары туган хезмәткәрләргә ташламаны автомат рәвештә куллана башларга тиеш. Әгәр эш бирүче моны үзе эшләмәсә, бухгалтериягә гариза белән мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса