Россиялеләр фатирдагы температура нормадан түбәнрәк булганда җылылык өчен азрак түли ала
Фатирда температура билгеләнгән нормадан түбәнрәк булган һәм бу күренеш рөхсәт ителгән вакыттан озаграк дәвам иткән очракта, россиялеләр җылылык өчен түләү күләмен яңадан исәпләргә хокуклы. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Парламентарий искәрткәнчә, кышын торак биналарда температура 18 градустан түбән булмаска тиеш. Шул ук вакытта почмактагы фатирларда температура 20 градустан түбән булмаска тиеш, ә кырыс климат шартлары булган төбәкләрдә норма күрсәткече 22 градус тәшкил итә.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, кайвакыт җылылык бирүдә өзеклекләр булырга мөмкин. Мондый өзеклекләр бер айда 24 сәгатьтән күбрәк булмаска тиеш.
Фатирда температура 12-18 градус булган очракта, җылылыкны 16 сәгаткә кадәр өзеп тора алалар. 10-12 градус җылы булганда – сигез сәгатькә кадәр. 8-10 градус булганда – дүрт сәгатькә кадәр.
Әлеге нормативлар бозылган очракта, җылылык өчен түләү күләме җылылыкны өзәргә рөхсәт ителгән вакыттан артып киткән һәр сәгать саен 0,15 процентка кими, дип аңлатты эксперт.
