Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Яңа ел каникулларында Татарстанга 200 меңнән артык турист килгән

0

Яңа ел каникуллары чорында Татарстанга 200 меңнән артык турист килгән. ТР Туризм буенча дәүләт комитетында әлеге мәгълүматларны расладылар, дип хәбәр итә «Вести Татарстан».

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, эчке туризмны үстерү «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты бурычларының берсе булып кала.

Бәйрәм көннәрендә туристлар арасында иң популяр объект Казан Кремле булган – бирегә 257,4 мең кеше килгән. «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы 59,3 мең кунакны кабул иткән. Алабугага - 15,6 мең, ә Бөек Болгарга 7,8 мең кеше килгән.

Казанда каникуллар дәвамында бәйрәм мәйданчыклары эшләде: «Казан» гаилә үзәге янында, Кремль яр буенда һәм шәһәр паркларында ярминкәләр, концерт һәм фестивальләр узды. Шулай ук «Зөя калкулыклары», «Ян», «Федотово» тау чаңгысы комплекслары һәм башка кышкы трассаларда да кеше күп булды.

Балалы гаиләләр «Пача Мама» альпакалар паркын, «Кыргый ферма» экопаркын, «Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясен» сайлаган. Бәйрәм көннәрендә республикада «Кукмара итекләре» фестивале, шулай ук Раифа Богородица монастыре территориясендә «Боз һәм ут» яктылык һәм боз скульптуралары фестивале узды.

31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Татарстан кунакханәләре уртача 85 процентка тулган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса