Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Татарстанның беренче командасы РФ Кубогы этабында хатын-кызлар команда спринтында җиңде

0

Составына Вероника Степанова һәм Христина Мацокина кергән Татарстанның беренче командасы Сыктывкарда узучы чаңгы ярышлары буенча 2025-2026 елларда Россия Кубогының җиденче этабында ирекле стиль белән хатын-кызлар команда спринтында җиңү яулады. Бу хакта Россиянең Чаңгы ярышлары федерациясе хәбәр итә.

Христина Мацокина һәм Вероника Степанова 19.55,3 нәтиҗәсен күрсәтте.

Составында Екатерина Булычева һәм Алена Баранова булган Ленинград өлкәсенең беренче командасы 19.55,53 нәтиҗәсе белән икенче урынны алды.

Ольга Царева һәм Дарья Каневадан торган Коми Республикасының беренче командасы өченче булды. Алар 19.56, 68 нәтиҗәсен күрсәтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса