Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Татарстанда 750дән артык махсус хәрби операция катнашучысы түләүсез юридик ярдәм алган

0

Татарстанда 750дән артык махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай юридик ярдәм алды. Бу хакта республика Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кабул итүләр һәр пәнҗешәмбе «Ватанны саклаучылар» фонды базасында уза. Анда дәүләт юридик бюросы юристлары гражданнарга социаль‑хокукый ярдәм мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә. Ел ярым бергә эшләү дәверендә белгечләр 750 кешегә ярдәм күрсәткән.

Татарстан Дәүләт бюросы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды арасында хезмәттәшлек турындагы килешү 2023 елның 9 июненнән гамәлдә. Шул вакыт эчендә мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек артты: беренче елда консультация сорап 62 кеше килсә, 2024 елда – 261. 2025 елда юристлар 450дән артык гражданга консультацияләр биргән.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, кешеләр еш кына паспортны торгызу, акчалата түләү алу, отпуск рәсмиләштерү, инвалидлык статусы һәм башка социаль гарантияләр буенча мөрәҗәгать итә.

«Без кешеләргә, чыннан да, бу ярдәм кирәклеген күрәбез. Күпләр үз хокукларын белми яки документлар рәсмиләштергәндә кыенлыклар белән очраша. Безнең бурыч – яклаучылар һәм аларның гаиләләре закон буенча тиешле булганның барысын да алсын өчен эшләү», – дип хәбәр иттеләр Госюрбюрода.

Килешү гамәлдә булган вакыт эчендә юристлар 95 көннән артык кабул итү үткәрде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса