Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаныннан инвесторны KazanForum'га чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Abdulmohsen Al-Rossais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Саад Бин Абдулмохсен Әл-Руссайс белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Abdulmohsen Al – Rossais & Sons-Согуд Гарәбстаныннан 70 елдан артык тарихы булган зур инвестиция-девелоперлык төркеме. Компания күчемсез милек, активлар белән идарә итү, сәүдә һәм технологияләр өлкәсендә эшли.
Әңгәмәдәшен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым әһәмият бирә. Ул 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында товар әйләнеше җиде тапкырга артуына игътибар итте.
Республика рәисе сәүдә күләмнәрен алга таба да арттыру һәм Согуд Гарәбстанына агросәнәгать комплексы товарлары һәм азык-төлек продукциясен китерүне киңәйтү белән кызыксынуын ассызыклады.
Икътисади потенциал турында гына сөйләмичә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләрен үстерүнең танылган үзәге булып тора. Ул искәрткәнчә, республика илдә ислам банкингы принципларын кертү буенча сынау төбәге булып тора, шулай ук Татарстанда ислам финанс институтларының бухгалтерлык исәбен һәм аудитын оештыру үзәге (AAOIFI) ачылуы турында хәбәр итте.
Республика Рәисе шулай ук ассызыклаганча, Татарстанда халыкара таләпләргә туры килә торган стандартларны кертеп, хәләл индустриясе актив үсә, шуңа бәйле рәвештә регион өчен Согуд Гарәбстаны сертификация үзәкләре белән хезмәттәшлек итү мөһим.
