Имам бала туганнан соң корбан чалу йоласы турында сөйләде
Бала тугач, мөселманнарга аның өчен корбан чалу хәерле. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Пәйгамбәр безгә әйтә: бала тугач, мөмкин булса, корбан чалыгыз: малай өчен – ике, кыз өчен – бер сарык. Еш кына моны ни өчен эшләргә кирәк дип сорыйлар. Бервакыт пәйгамбәрдән дә шул хакта сораганнар. Ул әйтте: «Бала сәламәт булсын, авырмасын өчен», - диде имам.
Корбан чалуны бала дөньяга килгәннән соң җиденче көнне башкару яхшырак, дип өстәде ул.
