Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Миңнеханов Һиндстан Халыкара инвестицияләр һәм бизнес палатасы президенты белән очрашты

0

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Халыкара инвестицияләр һәм бизнес палатасы президенты Манприт Сингх Наги белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Халыкара инвестицияләр һәм бизнес палатасы - илдә халыкара сәүдә һәм инвестицияләрне җәелдерү өчен оештырылган коммерцияле булмаган оешма. Ул бизнес өчен платформа булып хезмәт итә һәм партнерларга аралашырга, идеяләр белән алмашырга һәм Һиндстанның икътисади үсешенә ярдәм итә торган проектларда хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә.

«Россия һәм Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча өстенлекле стратегик партнерлык характерына ия», – дип билгеләп үтте очрашу башында Рөстәм Миңнеханов.

Ул узган ел ахырыннан Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы эшләвен, ә Һиндстанда Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиле барлыкка килүен әйтте.

Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше соңгы елларда тотрыклы үсә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул 370 миллион доллар тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, башкарыла торган эш инвестицион хезмәттәшлектә начар чагылыш таба һәм бүгенге көндә Татарстан белән Һиндстан арасында уртак инвестицион проектлар юк.

ТР лидеры республиканың сәнәгать һәм икътисади потенциалы турында сөйләде, шулай ук узган ел Татарстанда беренче мәртәбә оештырылган «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» халыкара эшлекле форумына җентекләп тукталды.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Һиндстанның халыкара инвестицияләр һәм бизнес палатасы президенты очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул беренче форумда катнашуы һәм чарага югары бәя бирүе турында сөйләде.

«Без бизнес вәкилләренең уртак элемтәләр табуын телибез», - дип белдерде Манприт Сингх наги.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар делегацияләр алмашу эшен активлаштыру кирәклеге турында килеште.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса