Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Казанда Ленинград блокадасы турында плакатлар һәм графикалы рәсемнәр күргәзмәсе ачылды

0

Бүген Казан Кремлендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «900 көн батырлык» сәнгать-тематик күргәзмәсе ачылды. Ул Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә багышланган.

Күргәзмәдә блокада камалышында ясалган плакатлар, графикалы эшләр, фотосурәтләр урнаштырылган. Материалларны Җиңү музее тәкъдим иткән.

«Без коллекциядән кызыклы һәм әһәмиятле эшләрне сайлап алдык. Мәсәлән, күргәзмәдә татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган плакат тәкъдим ителде. Монда һөҗүм итү операцияләре, Ленинград янындагы сугышлар, «тормыш юлы»н яру, югары вольтлы кабель сузу карталарын күрергә мөмкин. Боларның барысын да мәктәп укучыларына күрсәтергә мөмкин. Күргәзмә шәһәрнең блокадада ничек исән калуы турында сөйли», – дип белдерде «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александров.

«900 көн батырлык» күргәзмәсе 20 февральгә кадәр ачык булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса