Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Уфада Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланган хәтер кичәсе уза

0

31 гыйнварда Уфа шәһәре Мәдәният сараенда Башкортстанның «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе «Өзелмәс моң» дип исемләнгән хәтер кичәсе оештыра. Кичәдә җырчының иҗатташ дуслары катнашачак. Кичәгә керү бушлай булачак, дип хәбәр итә «Башинформ».

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистына быел 18 гыйнварда 75 яшь тулган булыр иде. Ул 2024 елның октябрендә йөрәк чиреннән вафат булды.

«Мәшһүр тальянчы, җырчы Фән Вәлиәхмәтовның калдырган иҗат мирасы, искиткеч моңы халык күңелендә мәңге яши», диелә хәбәрдә.

  • Фән Вәлиәхмәтов 1951 елда Башкортстанның Шаран районындагы Хафиз авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гавис оста гармунчы, әнисе ягыннан апасы Тимербикә авылның иң моңлы җырчысы була. Аңа җырчы һәм гармунчы сәләтләре ике яктан килгән. Фән Вәлиәхмәтов өздереп тальянда уйнап җырлый. Аның репертуарында Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Нур Даутов, Вәлит Илембәтов, Венер Мөхәммәдиев, Роза Сәхәветдинова, Рим Хәсәнов һәм башка композиторларның җырлары бар. Ә инде «Герман көе», «Зөләйха», «Шахта», «Күгәрчен гөрлидер», «Рамай», «Урман», «Әрәмә», «Мәк чәчәге» һәм башка бик күп татар халык җырларын Фән абый кебек үзәкләргә үтеп керердәй итеп башкаручы тагын бармы икән?!



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса