Казан – Оренбург трассасы буенча чикләүләр бетерелде
Казан-Оренбург трассасында автобус һәм йөк машиналарына кагылышлы барлык чикләүләрне гамәлдән чыгардылар. Федераль юл транспортның барлык төрләре өчен дә ачык.
«Волго-Вятскуправтодор» хәбәр иткәнчә, зур габаритлы транспорт хәрәкәте 88 нче километрдан 249 нчы километрга кадәр тыелган. Барлык чикләүләр көчле кар яву һәм буран аркасында машина йөртүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен кертелгән.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан – Оренбург трассасыннан тыш, автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте тагын ике юлда чикләнгән булган: Чистай – Түбән Кама һәм Алексеевск – Әлмәт.
