Камал театрында булачак театр рәссамнарының күргәзмәсе ачылды
Камал театры үзенең күргәзмәләр юнәлешендәге эшчәнлеген Н.И. Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесының 130 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең 150 еллыгына багышлана күргәзмә белән башлап җибәрде.
Спектакльнең туу процессына һәм сәхнәгә чыкканчы ук аны тудыручы иҗат төркемендә нинди хис-кичерешләр тудыруына багышланган «Ожидание» күргәзмәсе Камал театрының икенче каттагы фойесында ачылды.
«Рәссамнарның эшен сәхнәдә күрсәк тә, аның ничек башланганын тамашачы белми. Бу күргәзмә бераз гына булса да, сезнең өчен сер пәрдәсен ачар дип өметләнәбез», - диде ачылу тантанасында театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.
«Театр өчен эшләгән рәссамнар сирәк. Бу яшьләр безнең киләчәгебез һәм бу безнең өчен бик мөһим. Яхшы профессионал театрларга һәрвакыт кирәк», диде ул.
Училище директоры Ольга Гыйльметдинова театрга үзләренә мәйдан бирүе өчен рәхмәтләрен җиткерде. «Театрда, театрның да ниндиендә үзеңнең макетларыңны һәм афишаларыңны кую – бу бик кадерле», диде ул. Ольга Гыйльметдинова бу күргәзмәнең репетиция генә булуын әйтеп, алга таба Камал театрына багышланган зур күргәзмә булачагын әйтте.
Казан Сынлы сәнгать училищесында театр рәссамнарының остазы, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов бу театрда яшь рәссамнарның беренче күргәзмәсе булуын ассызыклады. «Алар авыр профессия сайладылар, безнең дәресләр катлаулы – 4 ел эчендә сигез спектакльнең чишелешен табарга тиешләр», дип уку процессына бәйле кайбер нечкәлекләрне аңлатты.
«Безнең инде ике чыгарылыш булды, монысы – өченчесе. Алдагы чыгарылыштан күбесе Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта төрле ВУЗларга укырга керделәр, алар күп җирләрдә спектакльләр куялар. Безнең студентларны бөтен җирдә көтәләр», диде ул.
Шушы училищеда укып чыгып, хәзер Камал театрында эшләүче «Алтын битлек» лауреаты Мария Маръянич остазларына рәхмәт әйтте һәм булачак рәссамнарны сәламләде, аларны беренче күргәзмәләре белән котлады. «Нәрсәдер барып чыкмаса да, бер елап аласыз да алга таба барасыз. Максатыгызны күрәсез икән – иҗат итегез», диде ул.
Яшь рәссамнарны аларның режиссерлык осталыгы буенча укытучысы, «Созвездие-Йолдызлык» театрының режиссеры Александр Туманов та сәламләде. «Теләсә кайсы иҗат кешесе тамашачыга мохтаҗ. Мин булачак рәссамнарның әле студент вакытында ук беренче күргәзмәләрен шушы бөек театрда ясый алуларына бик шат. Бу яхшы старт», диде ул.
Күргәзмәдә Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары тарафыннан эшләнгән 17 афиша һәм училище каршындагы Креатив индустрияләр мәктәбе укучыларының 9 афишасы тәкъдим ителә. Шулай ук экспозициягә Сергей Геннадьевич Скоморохов җитәкчелегендәге театр-декорация бүлеге студентлары тарафыннан ясалган 15 декорация макеты һәм 17 эскиз кертелгән.
