Миңнеханов «Арнест» төркеме президенты белән эшлекле очрашу уздырды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Арнест» компаниясе президенты Алексей Сагал белән эшлекле очрашу үткәрде. Сөйләшүләр Татарстан Хөкүмәте Йортында Рәис кабинетында узды, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.
Кайбер инвестицион инициативаларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
«Арнест» актив экспорт эшчәнлеге белән вертикаль интеграцияләнгән холдинг булып тора. Компания Россиянең иң зур сыра һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүчеләре рәтенә керә, базарның якынча 11 процент алып тора. Холдингның җитештерү куәтләре Ленинград, Түбән Новгород, Свердловск, Новосибирск, Иркутск өлкәләрендә, шулай ук Башкортстан Республикасында, Хабаровск краенда һәм Татарстанда урнашкан.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм рәиснең ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.
