Татарстан автомәктәпләрендә 1 марттан нәрсә үзгәрә
Автомәктәпләрдә практик дәресләр санын арттырачаклар, ә укуның теоретик өлешен онлайн-форматта узарга рөхсәт итәчәкләр. 1 марттан автомәктәпләрдә тагын нинди үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Бу хакта тулырак - «Татар – информ» агентлыгы материалында.
B категориясенә уку вакыты артачак
Җиңел автомобиль йөртү таныклыгын алырга теләүчеләр өчен мәҗбүри практик дәресләр күләме арта: элеккеге 38 сәгать урынына машина йөртү курсы 42 сәгатьтән торачак.
Теоретик әзерлек буенча укыту программасын сизелерлек яңартачаклар
Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында беренче ярдәм күрсәтү блогын тулысынча яңадан караячаклар. Моннан тыш, курска электр самокатларын куллану, цифрлы документлар (электрон машина йөртү таныклыклары һәм ОСАГО), шулай ук куркыныч йөртү стиле белән бәйле мәсьәләләргә багышланган темалар да кертеләчәк.
Автомәктәпләргә лекцияләрне дистанцион рәвештә үткәрергә рөхсәт итәчәкләр
Укучыларның автомәктәпкә йөрүен һәм өлгерешен контрольдә тоту махсус программа тәэминаты ярдәмендә гамәлгә ашырылачак. Шул ук вакытта, көндез уку мөмкинлеге кала — автомәктәпләр үзләренә уңайлы форматны сайлый алачак.
Яңа категория алу җиңеләя
Тәҗрибәле машина йөртүчеләргә яңадан тулы курслар үтәргә туры килмәячәк. Өстәмә категория ачу өчен махсус модульләрне үзләштерү дә җитә.
B (такси өчен), C һәм D (йөк һәм пассажир транспорты) категорияләре буенча әзерлекне автомәктәпләрдә генә түгел, таксопарклар һәм транспорт предприятиеләре базасында да узарга рөхсәт итәчәкләр.
